18 нче декабрь көнне Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез катнашында «Бию аркылы дәвалау» дип исемләнгән чара уздырылды. Катнашучылар бию тарихының барлыкка килүе һәм төрләре белән таныштылар.
2019 елның 18 декабрендә Сарман муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе « Шәфкәть» үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен өстәл теннисы буенча турнир үткәрелде.
Спорт ярышларының максаты, өлкән буын арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Теннис мәйданчыгында азарт һәм җиңүгә омтылу рухы хөкем сөрде. Уенчылар, олы яшьтә булуына карамастан, оппонентларның туплары белән бик җитез уйнадылар, ә ярыш мавыктыргыч чара булды, анда күпләр өчен җиңү түгел, ә катнашу мөһим иде.
Чара ахырында истәлекле бүләкләр тапшырылды. Катнашучылар спорт залыннан күтәренке кәеф белән чыктылар.
18 нче декабрьдэ Казанда экология буенча үткәрелгән «ЭКОлидер конкурсының җиңүчеләре билгеләнде. Мероприятиядә катнашучыларны ТР Дәүләт Совет председателе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде. Экология проблемасы Татарстанда төп проблема булып кала бирә. Парламент җитәкчесе милли проектларның мөһимлеген әйтте. Татарстан бу процессларда алдынгылар сафында. Экологик конкурста Ләшәү-Тамак төп гомумбелем бирү мәктәбе катнашып, “Мәктәпләрдә экологик белем бирү “ номинациясендә 1 урынны алып, диплом белән бүләкләнде.
Һәр чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе гимназиядә укулар сыйныф сәгатьләре белән башланып китә. Сыйныйф сәгатьләрендә укытучылар тәрбия дәресләренә өстенлек бирәләр, шул максаттан Ленар Фердәүсович төрле сыйныфларга кереп үзе дә тәрбия дәресләрен үткәрә.
17 декабрь көнне Җәлил беренче санлы мәктәбендә "Россия диңгезләре: диңгез экосистемаларын саклау" дигән темага Бөтенроссия экологик дәрес үткәрелде . Дәрес 7-8 сыйныф укучылары арасында үтте.
Карашай-Саклау Сәлахетдин улы Гаязетдин мәчетендә җылы идән ясау эшләре башкарылды
9 нчы декабрьдән 15 нче декабрьгә кадәр «Җәлил гимназиясе»ндә иң яхшы чыршы уенчыгына конкурс узды. Балалар үз карашлары һәм оригинальлеге белән шаккатырдылар. Гимназиянең яңа ел гүзәле уенчыклар белән бизәлгән иде. Һәр параллельдә конкурс җиңүчеләре билгеләнде.
2019 елның 24 октябрендә «минем бизнес» форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Россия өчен уникаль булган ФАСТТРЕК.РФ күп функцияле цифрлы платформасын (алга таба – Портал) тәкъдим итте.
Авыл тормышы һәм эше – ул аерым тормыш рәвеше. Үзләренең яраткан эшләре белән танылган хезмәт кешеләре ихтирамга лаек. Ә хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннан-буынга күчерүчеләр тагын зур хөрмәткә ия. Нәкъ менә шундыйлар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе» республика конкурсын игълан итә. Җиңүчеләр 100әр мең сум бүләк алачак.
16 декабрьда гимназиядә шахмат турнирының финал уеннары булды. Башлангыч сыйныфларда 1нче урын-Хадиев Райнур 4 нче а сыйныф укучысы, 2 нче урын - Хафизов Самат 3нче а сыйныф укучысы һәм 3нче урын - Шигапов Камил 3нче а сыйныф укучысы. Олы сыйныфларда 1 нче урын-Ахметов Давид 5нче а сыйныф укучысы, 2нче урын -Ахметов Рамзан 7нче а сыйныф укучысы 3нче-Шакиров Айрат 6нчы а сыйныф укучысы. Барлык җиңүчеләрне дә чын күңелдән котлыйбыз!