2019 нчы елның 17 нче декабрендә Җәлил бистәсе оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашында атналык киңәшмә узды.
16нче декабрьдә Сарман авылында "Җәлил гимназиясе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе командасы "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабында 2019-2020 нче еллар сезонында мәктәп укучылары командалары арасында I урынны яулады.Уңышлар телибез!
Бүген район Советының зур залында Сарман районында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды. Утырышны комиссия рәисе-район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы барлык теләүчеләрне 17-18 декабрьда Тукай районында узачак «Кооперацияне нәтиҗәле үстерү атнасы» чарасына чакыра.
13 декабрь көнне Россия Федерациясенең барлык субъектларында " Ватан тарихы буенча Тест»халыкара акциясе узды. Безнең районда тест үткәрү мәйданчыгы - Җәлил икенче урта мәктәбе булды. Безнең гимназия укучылары да әлеге чарада катнаштылар һәм катнашучы сертификатларын алдылар.
14 декабрь көнне, грантны тормышка ашыру кысаларында, Җәлил беренче мәктәбе волонтерлары "Грамотник Наум көне"акциясе үткәрделәр.
Ел саен безнең районның барлык мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр Сарман муниципаль районы башлыгыннан татлы бүләкләр алалар. Җәлил беренче мәктәбе коллективы чын күңелдән балаларга бүләк иткән уңай хис-тойгылары һәм шатлыклары өчен рәхмәт белдерә!
2 нче Җәлил урта мәктәбе укучылары Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улына Яңа ел бүләкләре һәм Яңа ел алды кәефе өчен рәхмәт белдерәләр. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телибез!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз!
Психологик десант кысаларында Күтәмәле мәктәбенә Сарманның психолого-педагогик медико-социаль үзәге җитәкчесе Наилә Шәмсетдинова килде. Ул 5-6, 8-9 сыйныф укучылары белән тренинг күнегүләре эшләде, диагностика үткәрде, башлангычы сыйныф укучыларының эмоциональ халәтен һәм психик үсешен тикшерде. Күнегүләр балаларга ошады.
Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Ватан Геройлары көнендә –" ЮНАРМИЯ сафларына!» акциясе узды. 8 укучы “Юнармия” сафларына — Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафына керде. Тантаналы линейкада яшь патриотлар Ватаныбызга тугры булырга ант бирделәр.