2019 елның 12 декабрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган чара үткәрелде. 12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бу көнне бәйрәм итү гамәлдәге РФ Конституциясен – Россия Федерациясенең югары норматив актын кабул итүгә багышланган. Катнашучылар Россия Федерациясе Конституциясе символларын һәм законнарын белү буенча интеллектуаль викторинада һәм рәсем конкурсында катнаштылар. Әлеге чараларны тормышка ашыру барышында гражданлык, патриотик тәрбия бирү, үз илеңнең казанышлары өчен горурлык һәм Россия халыкларының тарихи үткәненә һәм традицияләренә сак караш формалаштыру бурычлары хәл ителде.
12 декабрь көнне Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә, гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, башлангыч сыйныф укучылары арасында ачык сыйныф сәгате булып узды.
11 нче декабрьдә Әлмәт шәһәрендә Р.Фәхреддиннең тууына 160 ел тулу уңаеннан оештырылган "Р.Фәхреддин: рухият, мәдәният, мәгърифәт" III Бөтенрәсәй фәнни - гамәли конференциясе уздырылды. Бу конференциядә Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары Ильина Д.Р. һәм Михайлова Ә.М катнашты.
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган сыйныф сәгате үткәрелде.Балалар дәүләтнең төп документы турында белделәр,анда илебезнең тормышын һәм тәртибен ,гражданнарның хокукларын һәм бурычларын билгели торган төп законнар язылган.
9 декабрь көнне Җәлил 1 нче санлы мәктәбе укучылары "В.Спиваков фонды академиясе "мәдәни-белем бирү проектының 4 сезоны кысаларында балалар-балаларга.Татарстан" танылган музкантларның, рәссамнарның һәм хореографларның мастер классларында катнашты. Ә 4б сыйныф укучысы Шәймәрданова Диләрә проектта катнашкан өчен акчалата бүләк алды
«Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директоры Хузина Г.И. «Сарман FM» җирле радиосында чыгыш ясады.
Ул Россия Федерациясе Президентының “2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында”гы 204 санлы Указын (07.05.2018) тормышка ашыру кысаларында мөһим милли проектларның берсе — “Демография” проекты буенча районда алып барыла торган эшләр белән таныштырды, милли проектлар кысаларында халыкның социаль яклауга мохтаҗ төркеменә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар турында сөйләде.
«Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» «Волонтер» иреклеләр оешмасы белән берлектә «Җылылык нурлары бүләк ит» акциясе оештырдылар.
Кичә Җәлилдә советның чираттагы утырышы узды. Утырышны район башлыгы Рафик Кәримов алып барды.
Сарман муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А.Зарипова булып китте.
Геройлар атналыгы кысаларында бүген Сарман гимназиясенең Х.Хайруллин исемендәге туган якны өйрәнү музеенда тантаналы чара узды