Су- тормыш чыганагы. Чиста су, саф һава безгә яшәү өчен кирәк.
Иске Минзәләбаш мәктәбендә “Россия диңгезләре” дип аталган экологик дәрес узды. Дәрес вакытында балалар диңгезләрнең экологик халәте, проблемалары турында белделәр.
Укучылар үз куллары белән “ “Россия диңгезләре” дигән кызыклы брошюралар да ясадылар.
12 декабрь көнне районының Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда тантаналы рәвештә яшь Россия гражданнарына паспортлар тапшыру чарасы узды.
12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясен бәйрәм итү көнендә "Минем Россиям, Татарстаным!" конкурсының гала-концерты узды.
13нче декабрь көнне "Җәлил гимназиясе"ндә гомуммәктәп линейкасы узды. Анда «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафларына укучыларны кабул итү процедурасы узды. Яңа яшь армиячеләрне бу әһәмиятле вакыйга белән котлыйбыз, малайларга һәм кызларга үз иленең ышанычлы яклаучылары булуларын, Россия данын яклауларын телибез.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Тел һәм әдәбиятны укытканда сәнгатьнең башка төрләреннән файдалану” темасына уздырылган район методик берләшмә утырышында катнаштылар.
12нче декабрьдә Жәлил гимназиясендә музыка укытучысы Гыйльфанова Раушания Анур кызы композитор Александра Николаевна Пахмутованың 90 яшьлек юбилеена багышланган чара уздырды. Бәйрәмдә укучылар аның жырларын жырладылар, иҗаты турында сөйләделәр. Чарада районның музыка укытучылары катнашты.
11нче декабрь көнне «Җәлил гимназиясе»ндә 5-6нчы сыйныф укучылары арасында эстетик циклның мәктәп методик берләшмәсе атналыгы кысаларында флорбол буенча ярышлар булып узды. Уен нәтиҗәләре буенча 6нчы А сыйныфы укучылары җиңүче булды, 2нче урынны – 5нче В сыйныфы, 3нче урынны – 5нче Б сыйныфы, 4нче урынны – 6нчы Б сыйныфы, 5нче урынны 5а сыйныфы укучылары алды. Барыгызны да котлыйбыз!!!
2019 нчы елның 12 декабрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен табигый материалдан Яңа ел эшләнмәләре булдыру буенча чара үткәрелде. Яңа елга кул эшләнмәләре – бик мөһим чара. Без һәрберебез, инде олы кешеләр булсак та, тылсым һәм могҗиза көтүебезне дәвам итәбез. Яңа ел алдыннан бу хисләр көчәя бара, чөнки без һәр тапкыр бу әкият кичәсендә көтелгәннең, һичшиксез, чынга ашуына ышанабыз
2019 елның 12 декабрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган чара үткәрелде. 12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бу көнне бәйрәм итү гамәлдәге РФ Конституциясен – Россия Федерациясенең югары норматив актын кабул итүгә багышланган. Катнашучылар Россия Федерациясе Конституциясе символларын һәм законнарын белү буенча интеллектуаль викторинада һәм рәсем конкурсында катнаштылар. Әлеге чараларны тормышка ашыру барышында гражданлык, патриотик тәрбия бирү, үз илеңнең казанышлары өчен горурлык һәм Россия халыкларының тарихи үткәненә һәм традицияләренә сак караш формалаштыру бурычлары хәл ителде.
12 декабрь көнне Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә, гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, башлангыч сыйныф укучылары арасында ачык сыйныф сәгате булып узды.