2019 нчы елның 11 нче декабрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, инвалидлар декадасы уңаеннан, социаль хезмәт алучылар белән «Шәфкатьлелек бизе кешене» дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде. Халыкара инвалидлар көне – календарьдагы үзенчәлекле сәхифә. Бу дата сәламәт кешеләрне мәрхәмәтлелек турында уйланырга, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга чакыра, аларның батырлыгына, үҗәтлегенә, талантларына һәм сәләтләренә битараф калмаучыларны берләштерә.
Россия Федерациясенең Конституциясе көне уңаеннан музейда 14 яше тулган яшь гражданнарга паспорт бирү чарасы узды.
Ватан Геройлары көнендә музей хезмәткәрләре Мортыштамак авылы тарихы музеенда «Батырлык гасырларда калачак» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрделәр.
2019 нчы елның 2-10 декабрендә 2 санлы Җәлил урта мәктәбендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган традицион декада узды.
Сарман муниципаль районы эшмәкәрләр советы «Иң яхшы эшкуарлар советы» Республика конкурсының «Социаль һәм хәйрия проектлары үсешенә өлеш керткән өчен» номинациясендә җиңүче дип табылды.
Бүген Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлегендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының беренче яки югары квалификация категорияләренә документлар карау буенча аттестация комиссиясе утырышы узды. 2019 нчы елның декабрендә аттестация узарга Сарман муниципаль районы мәгариф оешмаларының 113 мөгаллиме теләк белдерде.
9 декабрь көнне МБГБУ “Азалак төп гомумбелем бирү мәктәбе” укучылары “Батырлар көне” уңаеннан тыл ветераны Каримова Мөхәлилә әби белән очраштылар.
Сарман халык театры Регионара "Идел-Йорт" театр коллективлары конкурсында Гран-Прига ия булды һәм 9 нчы декабрь көнне Т.Гыйззәтнең «Кыю кызлар» траго-комедиясе белән Галиәскәр Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында чыгыш ясады. Казан тамашачысы артистларны тулы зал һәм көчле алкышлар белән каршы алды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, элиталы орлыклар чәчелгән мәйданнарда бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышы гомуми репродукцияле орлыклар чәчелгән кырлардагы уңыштан күпкә югарырак була, дип билгеләп үткән иде. Репродукциягә бәйле рәвештә уңдырышлылыктагы аерма «бер үк технология кулланганда гектардан 15 центнерга кадәр җитә», дип төгәлләштерде министр.
2019 нчы елның 10 нчы декабрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Бөтендөнья футбол көне»нә багышланган чара үткәрелде. Катнашучылар футболның барлыкка килү һәм үсеш тарихы, уенның төп кагыйдәләре белән таныштылар. Аннан соң футбол уйнадылар. Чара ахырында барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Футбол көне планетаның төрле почмакларында бәйрәм ителә, традиция буенча дустанә матчлар оештырыла. Чөнки күп санлы кешеләр өчен футбол уен гына түгел, ул – уникаль тормыш стиле, тулы бер фәлсәфә һәм фән.