РФ халык рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зарипов Илдар Касыйм улының тууына 80 ел.Бүген гимназиядә халык рәссамы Зарипов Илдар Касыйм улы иҗатына багышланган сыйныф сәгатьләре узды.
Сарман гимназиясенең Х.Хайруллин исемендәге туган якны өйрәнү музеенда Бөек жиңунең 75 еллыгына старт бирелде."Илең турында уйласаң,гомерең озын була" дигән темага әңгәмәләр циклы башланды.\
13 нче ноябрь көнне Петровка-Завод авыл мәдәният йортында районкүләм «Халкым җәүһәрләре» фольклор бәйгесенең чираттагы зона туры булып узды. Бәйгедә Мостафин авыл клубы, Петровка-Завод, Янурыс, Яңа Әхмәт, Каташ-Каран, Ләке, Югары Чыршылы, Чукмарлы авыл мәдәният йортлары каршында эшләп килүче фольклор ансамбльләр катнашты.
12 нче ноябрь көнне Рангазар авыл мәдәният йортында районкүләм «Халкым җәүһәрләре» фольклор бәйгесенең 1 нче зона туры булып узды. Бәйгедә Яхшы Каран авыл клубы, Рангазар, Иске Минзәләбаш, Сарайлы, Ләшәү-Тамак, Түбән Ләшәү, Куҗак, Александровка, Рантамак, Иске Әлмәт авыл мәдәният йортлары каршында эшләп килүче фольклор ансамбльләр катнашты.
Сарман аграр көллиятендә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы карамагында булган компетенция буенча 2019-2020 еллардагы чемпионат циклын - «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү»Татарстан Республикасы төбәк чемпионаты старт алды.
Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегендә «Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе» нең 11 А сыйныф укучылары өчен «Әфганстан. Сугыш беренче заттан».
Буген Жәлил гимназиясендә Бөтенроссия Саклык атнасына багышланган чара утте. Чара девизы: «Цифр» белән дуслар булыйк! Финанслар белән дуслар булыйк!» Гимназия хезмәткәрләре шәхси финанс планын алып бару мәсьәләләрен, хезмәт хакын сакчыл куллану мәсьәләләрен өйрәнделәр, максатчан планнар төзеделәр һәм финанс бурычларын чиштеләр.
Бүген әйләнә-тирә дөнья дәресендә 3 б сыйныф укучылары тикшеренүчеләр булдылар. Тикшеренү объектлары хайваннар булды. Эш 6 төркемдә алып барылды. Һәр төркем, текст белән эшләп, проблеманы күрсәтте. Балалар сораулар бирделәр, төшенчәләргә билгеләмә бирделәр, күзәтүләр үткәрделәр, нәтиҗәләр ясадылар, Материалларны классификацияләделәр, үз идеяләрен исбатладылар һәм якладылар. Яшь тикшеренүчеләр лаеклы чыгыш ясадылар.
13 ноябрь - Бөтендөнья Яхшылык көне. Бу бәйрәм - кешеләргә һәр көнне изге гамәлләр кылырга кирәклеген искәртү өчен үзенчәлекле сәбәп. Бу уйлар «Игелек көне» акциясен үткәрү өчен этәргеч булды.
2019 нчы елның 5 ноябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен сәйләннән эшләнмәләр ясау буенча чара үткәрелде., Сәйлән аша әйләнә-тирәдәгеләргә карата үз карашыңны, осталар өчен дә, җитәкче өчен дә эчке дөньяңны белдерү бурычы булып тора. Хатын-кызның җанын һәм кулын сихәтләндерүче материал палитрасы искиткеч һәм кабатланмас.
Чараның максаты – өлкән яшьтәге кешеләргә буш вакытларын сайлау, ялның мөмкин булган вариантлары турында сөйләү, аны бу процесста актив катнашырга, нормаль тормышка кайтарырга ярдәм итү.