ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

12 ноябрьдә Россия  Президенты   Владимир Путин авыл  җирлегендә  яшәүче  хатын-кызлар  өчен   кыскартылган  эш  көнен кертү күздә  тотыла  торган  законга  кул  куйды, бу   документ хокукый  мәгълүматның рәсми    интернет-порталында  урнаштырылган.  

Гомумән Татарстан Республикасында да, Сарман районында да гриппка каршы прививка ясау кампаниясе дәвам итә.

Бүген Ләке авылында яшәүче Малов Демьян Максимовичка 90 яшь тулды.

Бүген Илексаз авылында гомер кичерүче Әхмәтҗанова Миңненур Хуҗа кызына 95 яшь тулды.

Бөтенроссия акциясе кысаларында Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә информатика буенча дәресләр узды.

13 ноябрьдә Бөтендөнья Яхшылык көне билгеләп үтелә. Бәлки, бүген дөньяны бераз яхшырак итәр вакыт. Бу бәйрәм-кешеләргә һәр көнне изге гамәлләр кылырга кирәклеген искәртү өчен үзенчәлекле сәбәп.
Бу фикерләр гимназиядә "Игелек көне"акциясен үткәрүгә этәргеч булды. Акция кысаларында волонтерлар Сагдатова Д., Әхмәтҗанова Ә., Сәлимов С., Таҗетдинов Р. түбәндәге чаралар үткәрделәр:
- шәфкатьлелек дәресләре;
- сыйныф сәгатьләре;
- әлеге тема буенча фильм, мультфильмнар карау.

12 ноябрь көнне, Александровка гомум белем бирү мәктәбе укучыларына Татарстанда 2019 ел - “Эшче һөнәрләр” елы уңаеннан, башлангыч сыйныф укучыларына “Мин профессия сайлыйм” дип исемләнгән киновикторина уздырылды, һәм шул темага багышланган “Весёлая ферма” мультфильмы күрсәтелде.

Янурыс авыл җирлегенең Каташ-Каран авылында күпер төзү эшләре дәвам итә.

13 нче ноябрь көнне үзәк китапханә  хезмәткәрләре  Сарман гимназиясендә  "Әхлак  тәрбиясе -күңел хәзинәсе" дип исемләнгән әхлак дәресе уткәрде. Дәрестә кешедәге  әдәп, намус, күңел байлыгы, сабырлык сыйфатлары  турында  сөйләштек. Әдәп  тәрбиясе буенча мәсьәләләр чиштек.  Әдәби викторина уткәрелде.  “Кешене кеше иткән – әдәп” исемле китап кургәзмәсе эшләде, китапларга күзәтү уткәрелде. “Матур буласым килә” китабы буенча әдәпле булу серләре, этикет турында фикер алыштык.

16 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән ачык ишекләр көне үткәрәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International