ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Сарманда реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге ачылу уңаеннан тантаналы чара узды.

Россия Федерациясе  Хөкүмәте  Рәисе Дмитрий Медведевта  узган  киңәшмә беркетмәсе  нигезендә  африка  луңгызлар  чумасы таралуны    булдырмау  максатларында  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы, кыргый  кабан  дуңгызлары  арасында  вирусның  йөрүе һәм  бу  авыруның  табигый  чыганаклары  барлыкка  килү  АЧС таралуның төп   сәбәпләрен  тәшкил  итә,  дип  билгеләп  үтте.

13 ноябрьдә Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министрының  беенче  урынбасары    Джамбулат Хатуов АПКның  төбәк  идарә  органнары  җитәкчеләре  белән   селектор киңшмәсе  үткәрде,  ул  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре тарафыннан     минераль ашламалар  сатып алу  һәм  2020 – 2025 елларда  аларны  кулланынуны  арттыру  мәсьәләләренә  багышланган  иде. 

14 ноябрь көнне Россия Федерациясенең халык рәссамы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зарипов Илдар Касыйм улына 80 яшь тулу уңаеннан МБГББУ "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе" укучылары белән класс сәгате үткәрелде.

11 һәм 13 ноябрь көннәрендә Җәлил беренче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Җәлил Башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Гарифуллина И.А. гаилә нигезләре дәресе үткәрде.

Бүген Сарман муниципаль районы Башкарма комитетында муниципаль хезмәткәрләрне аттестацияләү үткәрелде.

РФ халык рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зарипов Илдар Касыйм улының тууына 80 ел.Бүген гимназиядә халык рәссамы Зарипов Илдар Касыйм улы иҗатына багышланган сыйныф сәгатьләре узды. 

Сарман гимназиясенең Х.Хайруллин исемендәге туган якны өйрәнү музеенда Бөек жиңунең 75 еллыгына старт бирелде."Илең турында уйласаң,гомерең озын була" дигән темага әңгәмәләр циклы башланды.\

13 нче ноябрь көнне Петровка-Завод авыл мәдәният йортында районкүләм «Халкым җәүһәрләре» фольклор бәйгесенең чираттагы зона туры булып узды. Бәйгедә Мостафин авыл клубы, Петровка-Завод, Янурыс, Яңа Әхмәт, Каташ-Каран, Ләке, Югары Чыршылы, Чукмарлы авыл мәдәният йортлары каршында эшләп килүче фольклор ансамбльләр катнашты.

12 нче ноябрь көнне Рангазар авыл мәдәният йортында районкүләм «Халкым җәүһәрләре» фольклор бәйгесенең 1 нче зона туры булып узды. Бәйгедә Яхшы Каран авыл клубы, Рангазар, Иске Минзәләбаш, Сарайлы, Ләшәү-Тамак, Түбән Ләшәү, Куҗак, Александровка, Рантамак, Иске Әлмәт авыл мәдәният йортлары каршында эшләп килүче фольклор ансамбльләр катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International