ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Иске Кэшер авыл жирлеге Яхшыбай авыл клубы территориясенен коймалары алмаштырылды

29.10.19 " Җәлил гимназиясе» ндә 9 нчы сыйныф укучылары өчен Халыклар бердәмлеге көненә багышланган дәрес үткәрелде. Әлеге чара барышында укучылар бу бәйрәмнең тарихы, аның инициаторы кем булган, һәм дәүләтебез тарихына багышланган ролик карадылар.


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

29 нчы октябрь көнне "Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә, патриотизм нигезләрен формалаштыру максатыннан, мәктәптә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар үткәрелде.

«Сары обойлар» - ул  мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә торган хәйрия проекты. Волонтерлар ДЦП белән бала тәрбияләүче Шәехова Надежда гаиләсенә ярдәмгә килде. Гаиләдә ремонтка акча да, көч тә җитмәү сәбәпле, фатирда ремонт күп еллар үткәрелмәгән. «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүче «Волонтер» берләшмәсе активистлары зур эш башкардылар: иске обойларны куптарып, яңаларын ябыштырдылар.

«Әни көне» - ул мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче әнигә бер көнне үзенә  багышларга мөмкинлек бирә торган хәйрия проекты. Проектның төп каһарманы – күп балалы әни – Камалиева Лиана. Аның кызына ДЦП диагнозын куйганнар. Әни үзенең вакытын бары балаларына гына багышлый. «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүче «Волонтер» берләшмәсе активистлары әлеге искиткеч, мәрхәмәтле һәм ачык хатын-кызга бәйрәм бүләк итәләр.  

«Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүче «Волонтер» берләшмәсе активистлары ел саен үткәрелә торган «Агач утырт» акциясендә актив катнаштылар. Барысыда утырткан үсентеләрнең үсеп китүенә ышаныч белән зур теләк белдереп эшләделәр.

Җәлил бистәсенең «Форпост» отряды активистлары «Без тәмәке тартуга каршы»акциясе үткәрделәр.

Акциянең максаты: - Бистәдә тәмәке тартучылар күпме икәнен ачыкларга.

 - Халыкта тәмәке тартуга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.

- Бу начар гадәтне ташларга теләүне арттыру.

 Җәлил бистәсе урамнарында активистлар үтеп баручыларга тәмәке тартуның зыяны турында сөйләп, аларның тәмәке тартуларын һәм тәмәке тарткан очракта, тартуларын ташларга теләве турында сораштырды. Сораштырылучыларның  80% ы тәмәке тартмый һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Нәтиҗәләр бик сөендерде. Бу начар гадәтнең җимергеч тәэсире турында һәркем уйлансын һәм киләчәктә тәмәке тартмаучыларның 100% нәтиҗәсе булсын иде.

Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә 5-9 сыйныф кызлары арасында бадминтон буенча ярыш булып узды.
 

27 нче октябрь көнне район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Район башлыгы Хөснуллин Ф.М. бәйрәм белән котлап, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эшләрендә зур уңышлар теләде. Бәйрәмдә республикабызның абруйлы җитәкчеләре, мөхтәрәм кунаклар катнашты. Бәйрәм Татарстанның халык, РФнең атказанган, Башкортстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов концерты белән дәвам итте.

Мәктәп тормышының "кызыклы кешеләр белән очрашу" рубрикасыннан, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган. Бүген Җәлил 1 нче мәктәптә районыбызның иң хөрмәтле шәхесләренең берсе, аның башлыгы Рафик Әгъзам улы Кәримов белән гадәти булмаган "галстуксыз очрашу" узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International