30 нчы октябрь көнне Җәлил икенче урта мәктәбендә 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча укучылар өчен линейкалар үткәрелде.
2019 елның 25-28 октябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә «Киләчәк мәктәбе. Россиядә хәзерге заман мәгарифен үстерү проблемалары һәм перспективалары» темасына VIII Бөтенроссия Белем бирү форумы узды. Форум кысаларында «Россиянең 100 иң яхшы мәктәбе» конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Бәйсез Иҗтимагый совет, конкурсны оештыру комитеты Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбен «Иң яхшы авыл мәктәбе – 2019» номинациясендә конкурс лауреатларының берсе дип таныды. Белем бирү оешмасы җитәкчесенә «Ел директоры - 2019» мактау билгесе тапшырылды.
Мәктәп коллективын әлеге уңышлары белән котлыйбыз, яңадан-яңа җиңүләр телибез!
2019 елның 31 октябренә
2019 елның 30 октябре 18 сәгатьтән 31 октябрь 18 сәгатькә кадәр
30 нчы октябрь көнне «Сарман» кинотеатрында армия сафларына алынучы егетләрне озату кичәсе булып узды. Кичәне район башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев А.Ф. башлап җибәрде. Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Гасанов Д.Г., дин әһелләре – Динар хәзрәт, район ветераннар Советы рәисе Миннегулов Н.М., яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Гаделшин И.Р. егетләргә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр һәм изге теләкләрен җиткерделәр. Кичә мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән җыр-биюләр белән үрелеп барды.
28 октябрь көнне МБГББУ "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә "Россия - минем ватаным" дигән темага викторина үткәрелде. Укучылар бик кызыксынып викторина сорауларына җавап эзләделәр. Алар үзләрен чын ватанпәрвәр буларак күрсәттеләр.
Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбенең балалар хәрәкәте активистлары мәктәп укучылары өчен көзге квест –уен оештырдылар
2019 елның 8-10 декабрендә «Татнефть» хәйрия фонды («Рухият» программасы) Владимир Спиваковның Халыкара хәйрия фонды белән берлектә В.Спиваков фондының IV Академиясе мәдәни-белем бирү проектын уздыруны планлаштыра. Балалар-балаларга. Татарстан»күргәзмәсе ачылды.
2019 елның 31 октябрендә гаилә иминлеге һәм көнкүрештәге конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линиясе» ачылачак.
2019 елның 30 октябрендә Сарман гимназиясе музеенда 8 сыйныф укучылары өчен комсомолның 101 еллыгына багышланган сыйныф сәгате үткәрелде.Әлеге сыйныф сәгатенең максаты балалар иҗтимагый оешмаларының тарихын һәм иҗтимагый эшчәнлеген өйрәнүдән гыйбарәт иде.
29 нчы октябрь көнне Зур Нөркәй урта мәктәбендә «Юл билгеләре буенча сәяхәт» дип исемләнгән библиографик дәрес-викторина үтте. Ачык чарада ДБУ «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы " начальнигы Ситдыйкова А. Р., мәгариф бүлеге методистлары Әхмәдуллина А. Ф., Хафизова Р. Г., Хәлиуллина Г. Г катнаштылар. Бәйрәмне башлангыч сыйныф укытучысы Махубрахманова Л. Т., педагог- китапханәче Сәхбетдинова З. Ф. оештырдылар. Викторинада 3 сыйныф укучылары катнашты...