ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

«Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүче «Волонтер» берләшмәсе активистлары ел саен үткәрелә торган «Агач утырт» акциясендә актив катнаштылар. Барысыда утырткан үсентеләрнең үсеп китүенә ышаныч белән зур теләк белдереп эшләделәр.

Җәлил бистәсенең «Форпост» отряды активистлары «Без тәмәке тартуга каршы»акциясе үткәрделәр.

Акциянең максаты: - Бистәдә тәмәке тартучылар күпме икәнен ачыкларга.

 - Халыкта тәмәке тартуга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.

- Бу начар гадәтне ташларга теләүне арттыру.

 Җәлил бистәсе урамнарында активистлар үтеп баручыларга тәмәке тартуның зыяны турында сөйләп, аларның тәмәке тартуларын һәм тәмәке тарткан очракта, тартуларын ташларга теләве турында сораштырды. Сораштырылучыларның  80% ы тәмәке тартмый һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Нәтиҗәләр бик сөендерде. Бу начар гадәтнең җимергеч тәэсире турында һәркем уйлансын һәм киләчәктә тәмәке тартмаучыларның 100% нәтиҗәсе булсын иде.

Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә 5-9 сыйныф кызлары арасында бадминтон буенча ярыш булып узды.
 

27 нче октябрь көнне район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Район башлыгы Хөснуллин Ф.М. бәйрәм белән котлап, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эшләрендә зур уңышлар теләде. Бәйрәмдә республикабызның абруйлы җитәкчеләре, мөхтәрәм кунаклар катнашты. Бәйрәм Татарстанның халык, РФнең атказанган, Башкортстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов концерты белән дәвам итте.

Мәктәп тормышының "кызыклы кешеләр белән очрашу" рубрикасыннан, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган. Бүген Җәлил 1 нче мәктәптә районыбызның иң хөрмәтле шәхесләренең берсе, аның башлыгы Рафик Әгъзам улы Кәримов белән гадәти булмаган "галстуксыз очрашу" узды. 

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
 

29 октябрь көнне Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең ,иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасының дүртенче туган көнен билгеләп үттеләр.

2019 нчы елның 25 нче октябрендә Сарман муниципаль районының  «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән көзге кул эшләре булдыру буенча чара үткәрелде. Табигать – ин яхшы рәссам, ул, оста кулларда сәнгать әсәрләренә әверелә торган, табигый материаллар булдыра. Болар – имән чикләвеге, нарат күркәсе һәм ылыс, яфраклар, ботаклар, вак таш һәм башкалар. Алар шулчаклы күп, һәрберсен әйтеп бетерү мөмкин түгел. Табигый материалдан эшләнмә ясау процессы үз кулларың белән сәнгать тәмен тоярга ярдәм итә, фикерләүне  үстерә. Һәм иң мөһиме – вакытны  дусларың  белән бергә күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә була.

28 октябрь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты» I республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

26 октябрьдә Күтәмәле мәктәбендә көзнең иң матур бәйрәме — Сөмбелә үткәрелде. Һәр сыйныфтан Сөмбеләләр концерт номерлары белән чыгыш ясадылар, кәрҗиннәр әзерләделәр. Егетләрдән генә торган сыйныфлар да чыгышсыз калмадылар, скетчлар куйдылар. Бәйрәм ахырында һәр Сөмбелә аерым номинациядә билгеләп үтелде һәм бәйрәмнең төп Сөмбеләсе ачыкланды.

Шулай ук мәктәптә Хэллоуин да оештырылды. Укучылар һәм укытучылар, төрле гримнар ясап, бәйрәмгә килделәр, уеннарда катнаштылар. Ахырдан барысы да чәй табыны артына җыелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International