ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2019 ел
шимбә

Иске Кэшер авыл жирлеге ярминкэлэрдэ актив катнаша

Җәлил поселогында яшәүче тыл хезмәтчәне Солтанова Сабира Әхмәтгали кызы 90 яшьлек юбилеен каршы алды.

11 октябрьдә Күтәмәле мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә Көз бәйрәме үтте. Анда тәрбияләнүчеләр, төрле персонажлар булып киенеп, бик матур чара күрсәттеләр. Бәйрәм программасында тәрбияче апалары да актив катнаштылар. Чарага башлангыч сыйныфлар да чакырылган иде. Бәйрәм барысына да бик ошады.


11
октябрь, 2019 ел
җомга

2019 нчы елның 10 нчы октябрендә  Җәлил поселогы хакимияте бинасында 16 яшькә кадәрге балаларга пособие,аз тәэмин ителгәнлек һәм ЕДВ буенча субсидияләр алучы гражданнарны Сарман муниципаль районының социаль яклау бүлеге белгечләре тарафыннан  кабул итү үткәрелде

19 октябрьдә "Татар диктанты"бөтендөнья белем бирү акциясе узачак. Акциядә барлык теләүчеләр катнаша ала.

Җәлилдә су челтәрләрен капиталь ремонтлау эшләре.

Җәлилдә су челтәрләрен реконструкцияләү эшләре бара.

8нче октябрь көнне Укытучылар көне уңаеннан Җәлил бистәсендә Азат һәм Алсу Фазлыевлар катнашында бик матур бәйрәм оештырылды.  МБГБУ “Азалак төп гомумбелем бирү мәктәбе”ндә дә укучылар көче белән эчтәлекле, кызыклы гадәти булмаган чара үткәрелде.     

Үзәк китапханәдә  “Укучының мәдәни нормативы» мәдәни-белем бирү проекты кысаларында "Бүгенге китапханә" дип исемләнгән экскурсия үтте. Анда МБГББУ “Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбе”нең 10 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар 95 еллык тарихы булган китапханәнең  уку залы, китап туплау һәм эшкәртү, методик-библиография, абонемент бүлекләре белән таныштылар.  Һөнәрләр турында кызыклы викторинада катнаштылар.

 

2019 нчы елның 11 нче октябрендә «Җәлил гимназиясе»ндә «Яңа хәрәкәт» мәктәп үзидарәсе Президенты постына тавышлар саналды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 10нчы А сыйныфы укучысы Аманов Абдулазиз Мәктәп Парламенты президенты итеп билгеләнә! Котлыйбыз һәм эшләрендә уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International