ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Җәлил 1 нче санлы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Зәлилова А. Р. "Россиянең Сәламәтлек укытучысы-2019" X Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында призер булды.

  Әлфия Мунировна җитәкчелегендәге 5б сыйныф укучылары укытучылар өчен ”Рәхмәт Сезгә, укытучым! ” исемле әдәби музыкаль монтаж күрсәттеләр. Монтаж эчтәлекле, саф татарча булуы белән  укытучыларның да күңеленә хуш килде. Балалар, җыр-биюләр аша, укытучыларын бәйрәм белән тәбрикләделәр, рәхмәтләрен белдерделәр. Без дә, үз чиратыбызда, 5б сыйныф укучыларына һәм аларны әзерләгән сыйныф җитәкчеләренә эчкерсез рәхмәтебезне белдерәбез!!!

Бүген 9 нчы октябрь көнне Петровка Завод  урта мәктәбендә ел саен үткәрелә торган «Бөтенроссия икътисадый диктант» акциясе узды. Акциядә   9-11 сыйныф укучылары  катнашты (28 кеше).

Бүген Җәлил бистәсенең ветераннар клубында Өлкәннәр декадасы кысаларында бәйрәм чарасы узды. Бистә ветераннарын сәламләргә «Җәлил бистәсе» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.А., «Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге Советының оештыру бүлеге начальнигы Гарифуллина Г.и., Сарман районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Харисов а. м., Сарман районы ветераннар советы рәисе урынбасары Хәйруллина Н. Г., «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге белгече Галимова и. И. һәм Харисов Р. А. килделәр.

Эш белән тәэмин иту узәге (социаль яктан якланмаган балалар өчен), профориентация проект кысаларында "Минем профессиям, минем киләчәгем"  дигән профориентациягә юнәлтелгән 2 конлек экскурсияләр уткәрде. 

8 нче октябрь көнне район мәдәният йортында республикакүләм «Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты» бәйгесенең зона этабы булып узды. Бәйгедә Сарман, Мөслим, Зәй, Актаныш, Минзәлә районнарыннан килгән авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать осталары катнашты. Сарман районы данын Мортыш-Тамак, Ләке, Иске Минзәләбаш, Куҗак авыл мәдәният йортлары яклады.

Кичә Җәлил мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган чара узды.

Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе "Бөтенроссия икътисадый диктант-2019"ның төбәк мәйданчыгы булды.

Өлкәннәр көне уңаеннан, Шәфкать үзәгендә ял итүчеләр өчен, музейда  экскурсия оештырылды.


8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

7 нче октябрь көнне Җәлил гимназиясенең 2В сыйныф укучылары арасында аларның рус халык әкиятләрен әдәби викторина формасында белүләренә тикшерү үткәрелде. Балалар, өч командага бүленеп, бик кызыклы һәм мавыктыргыч формада үзләренең рус халык әкиятләрен белүләрен күрсәттеләр. Катнашучылар тиз арада үз командаларына исем, логотип, девиз уйлап таптылар. Соңыннан, укучылар «баш мие штурмы» юлы белән бик шәп итеп биремнәрне эшләделәр һәм якладылар. Әлеге чараның максаты укучыларны әкиятләрнең белемнәрен ныгыту, уку белән кызыксыну тәрбияләү, иҗади инициативаларны үстерү, командада эшли белү, лидерлык сыйфатларын ачыклау, балаларга укылган әкиятләрдән зирәклек алырга өйрәтү иде. Әлеге викторина балаларда "кузлэрне янарга" мәҗбүр итте һәм бер-берсе белән аралашу барышында эмоциональ уңайлык тудырды. Уку көне ахырында, рәсем сәнгате дәресендә, укучылар яраткан әкият геройларының пластилиныннан әвәләп әкиятләр өстендә эшләүләрен дәвам иттеләр…


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International