ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Варислары Берлегенең туган көненә багышланган чаралар  узды.

17-18 сентябрь көннәрендә Җәлил беренче урта мәктәбе һәм Сарман урта мәктәбе базасында Бөтенроссия экологик диктант узды. Анда безнең районнан 12 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 110 укучы катнашты.

Туган авыл тарихы белән танышу максаыннан 5 сыйныф укучылары Мортыштамак авылы музеенда булдылар. 

РФ Генераль прокуроры боерыгы белән Сарман районы прокуроры итеп Федоровская Татьяна Анатольевна билгеләнде.

Ит һәм балык продукциясенең сыйфатына һәм иминлегенә, яраклылык срокларына кагылышлы барлык сораулар буенча консультацияне сез көн саен, ял көннәреннән тыш, 8.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 дән 17.00 гә кадәр ала аласыз
телефоннар: 8 (85558) 7-22-78; 8 (85559) 2-44-64.

17 сентябрь көнне ППМС-үзәк психологлары тарафыннан Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1, 5, 7-9 сыйныф укучылары арасында тренинг дәресләре үткәрелде.


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген, 17 сентябрь көнне, Җәлил икенче мәктәбендә Балигъ булмаганнар эшләре буенча муниципаль инспектор Вильданова Рузилә Илшат кызы белән "Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү"темасына очрашу булды.

16 сентябрьдә  мәгариф бүлегендә директорлар җыелышы узды. Җыелышта, “Сарман мәгълүмат – мөхәррият үзәге” җитәкчесе Сабирова А. А.,  спорт һәм сәламәтләндерү үзәге җитәкчесе Гаделшин И. Р., белем бирү учрежденияләрен транспорт белән тәэмин итү оешмасы җитәкчесе Ризатдинов Р. Р., мәгариф бүлеге җитәкчесе Сабиров Ә. З. катнашты. Көн тәртибендә, мәгариф өлкәсендә булган мәсьәләләр, проблемалар чишелде.

13 нче сентябрь көнне «Җәлил гимназиясе»ндә янгын куркынычсызлыгы сигналы буенча укучылар һәм хезмәткәрләрнең эвакуациясе үткәрелде. Барлык укучылар, укытучылар һәм гимназиянең башка хезмәткәрләре оешкан төстә эш урыннарын калдырып чыктылар. Эвакуация вакыты 3мин. 10 секундны тәшкил итте.

 

17 нче  сентябрь көнне «Җәлил гимназиясе” укучылары Җәлил беренче урта мәктәбе базасында узган Бөтенроссия экологик диктантында катнаштылар. Диктантның максаты: РФ белем бирү оешмаларында укучылар арасында экологик белемнәрне популярлаштыру, гражданнарның экологик юнәлешле буынын тәрбияләү.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International