ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 нчы елның 10 нчы сентябрендә Сарман муниципаль районында «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН» акциясе кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен үрелгән газета трубкаларыннан панно һәм коры чәчәкләрдән композицияләр ясау буенча дәрес үткәрелде. Бу юнәлештә эшләү техникасы үзләштерелде.  Дәрес кызыклы булды. Социаль хезмәт алучылар туган як үсемлекләре турында бик күп файдалы киңәшләр белделәр.

«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләрэстафетасы#МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН» иреклеләр акциясе кысаларында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре  сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, пенсионерлар өчен спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыру максатыннан, 2019 елның 11 сентябрендә  «Татарстан һәм Спорт» акциясе оештырды.  Өйгә йөреп  социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең карамагында булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар социаль хезмәткәрләр белән берлектә  бик теләп төрле физик күнегүләр башкардылар.


10
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Янәшәдә Ветеран яши.

Кешенең иң мөһим  сыйфаты – кешелеклелек. Өлкәннәргә ярдәм кулы суз. Алар турында беркайчан да онытма. "Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" #добрыйтатарстан #мәрхәмәтлетатарстан"   кысаларында ,Иске Кәшер урта мәктәбенең 10,11 нче сыйныф укучылары нәкъ менә шундый кайгыртучанлыкны күрсәттеләр.  Алар хезмәт ветераны Латыйпова Фанзия апага ярдәм иттеләр. Ул бик канәгать калды һәм барысына да рәхмәт белдерде.

Район халкының үзе яшәгән торак пунктының, районның экологик проблемаларына игътибарын күбрәк җәлеп итү максатында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәм «Волонтер» ирекле оешмасы әгъзалары тарафыннан «Бүзат» чишмәсе  территориясен  һәм яр буйларын чистарттылар.

 Әлеге чара «#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН - Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» ирекле акциясе кысаларында үткәрелде.

Бүген, 10 сентябрь көнне, Җәлил икенче санлы мәктәбенең 9Б сыйныфы укучылары «Көзге игелек атнасы-игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында, өлкән яшьтәге кешеләргә адреслы максатчан ярдәм күрсәтү максатыннан, «Ветераннар янәшәдә яши» акциясе үткәрелде.

MӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#ДОБРЫЙТАТАРСТАН  көзге игелек атнасы кысаларында  музейда коррекцонный класс укучылары өчен “Самавыр янында” дип аталган чара үткәрелде.

9 нчы сентябрь көнне Петровка-Завод авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясенә кушылып, ялгыз яшәүче пенсионер Петрова Марфа апаның хәлен белеп, күчтәнәчләр белэн сөендереп кайттылар.

Тэги: #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

7 нче сентябрь көнне Петровка-Завод авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясенә кушылып, Петровка-Завод авылында урнашкан һәйкәл территориясен җыештырдылар.

Тэги: #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

10 сентябрь көнне Җәлил гимназиясендә Көзге игелек атнасы кысаларында "Игелекле җир" дип исемләнгән чара узды.

Җәлил беренче урта мәктәбенең "Җиңү Волонтерлары" хәрәкәте "тирәнлек"Бөтенроссия тарихи квестында актив катнашты. Балалар су асты көймәләренең тарихын, "Курск" су асты көймәсенең һәлак булу тарихын өйрәнделәр һәм үзләре дә үзләрен диңгезчеләр ролендә сынап карадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International