ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

7 нче сентябрь көнне Иске Имән авылы клубы хезмәткәрләре «Осенняя неделя добра-эстафета добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясенә кушылдылар. Өлкэн яшьтәге кешеләрнең гаиләләрендә булып, хәлләрен белештеләр, кулларыннан килгән ярдәмне күрсәттеләр: бакча эшләрендә булыштылар.

Тэги: #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» иреклеләр акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре 2019нчы елның 8 сентябрендә «Изге эшләр көне» акциясе оештырды. Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар яшәгән урыннарда адреслы ярдәм күрсәтелде. Аларга яңа пешкән икмәк-күмәч ризыклары, яңа уңыштан яшелчәләр һәм җиләк-җимеш кебек азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

 

«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы # ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН  #МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН»  ирекле акциясе кысаларында «Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе»  эшче һөнәрләрне популярлаштыру, балаларның һәм яшьләрнең игътибарын киләчәк һөнәрләренә җәлеп итү максатларында 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар арасында «Хезмәт төбе - хәзинә» темасына рәсем конкурсы уздыра . Конкурс эшләре 2019 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә.

2019 нчы елның 6 нче сентябрендә, Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  социаль хезмәт алучылар өчен, “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында, “Кияу балакай” дип исемләнгән нәфис  фильм күрсәтелде.

«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында #Мы вместе #Без бергә»

 девизы астында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге специалистлары мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә патронаж уткәрделәр.

  Әлеге чара ярдәмгә мохтаҗ балаларның төрле категорияләренә ярдәм күрсәтүгә, балалар проблемаларына игътибар җәлеп итүгә, толерантлык, шәфкатьлелек тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Шуңа бәйле рәвештә, гаиләләрнең ихтыяҗларын ачыклау максатыннан сораштыру үткәрелде.

Җәлил беренче мәктәбендә "игелек атнасы" бара, шуңа бәйле рәвештә безнең мәктәпнең волонтерлары Геннадий Мартьяновның тол хатыны Полина Поликарповна Мартьянова янында булдылар.

Тэги: #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

Кичә Сарман авылында яшәүче Вәлиева Нурсинә Идрис кызы өчен көн аеруча истәлекле булды. Аңа 80 яшь тулды.


8
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

Сайлау участокларында иртәдән бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә: музыка яңгырый, буфетлар эшли, кайбер сайлау участокларында ярминкәләр, иҗади эшләр күргәзмәләре оештырылган.

Шәһәртибындагы Җәлил поселогындаТатарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International