ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

Шәһәртибындагы Җәлил поселогындаТатарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар бара.

Безнең мәктәптә традиция буенча ел саен көзге кросс үткәрелә. Бу уку елы да искәрмә түгел.

Иске Кэшер авыл жирлегендэ VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дэулэт Советы депутатларын сайлаулар бара

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин сайлауларда үз тавышын беренчеләрдән булып бирде.

Илексаз авылында сайлаулар


7
сентябрь, 2019 ел
шимбә

 

Карашай-Саклау авыл җирлегендә үзара салым акчасына урамнарны яктырту яктырткычлары куелды

«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» иреклеләр акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре 2019 елның 7 сентябрендә Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм сугышта катнашучылар күмелгән урыннарны җыештыру, һәйкәлләрне, мемориалларны чистарту буенча  «Ветеран янәшәдә яши» акциясе оештырдылар. 7 Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына, 12 тыл хезмәтчәненә адреслы ярдәм күрсәтелде. Йортларны һәм фатирларны, йорт яны участокларын генераль җыештыру эшләре башкарылды, көзге уңышны җыеп алуда ярдәм күрсәтелде.

2019 нчы елның 7 нче сентябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН»  акциясе кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена бару оештырылды. Катнашучылар өчен кызыклы экскурсия үткәрелде, ул аларга Бөек Ватан сугышының тарихи вакыйгалары атмосферасына чумарга мөмкинлек бирде.


6
сентябрь, 2019 ел
җомга

3 нче сентябрь көнне Җәлил мәдәният йортында Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенең 75 еллыгына багышланган мәктәп укучылары өчен "Батырлык" темасына дәрес үткәрелде.

Көзге игелек атнасы кысаларында Сарман үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре толерантлык темасына багышланган “Без төрле, әмма без бергә” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Чараны алып баручы балаларга толерант кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген турында ачык һәм аңлаешлы итеп сөйләде. Шулай ук балалар "толерантлык" төшенчәсе белән таныштылар, терминның килеп чыгышын белделәр «Төрле илләрнең сәламләве», «Яхшылык кояшын ясыйбыз», «Яхшы сыйфатларны тап» кебек күнегүләрдә балалар бик теләп катнаштылар.Толерантлык илләре буйлап сәяхәт иткәндә, укучыларга игелеклелек һәм әдәплелек турында табышмаклар әйттеләр. Дуслык кояшы – түгәрәк өстәлнең символы булып торды, аларга балалар толерант нурлар беркеттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International