МБББУ «Әлмәт төп гомуми белеем бирү мәктәбе” укучылары һәм укытучылары Удмуртиянең башкаласы Ижауга экскурсиягә бардылар.Алар шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштылар, М.Т.Калашников музеенда булдылар, данлыклы зоопаркка да бардылар.Барысына да экскурсия бик ошады, бу сәяхәт аларның күңелләрендә якты хатирә булып озак сакланыр.
3 май көнне Ләке авылы чишмәсе территориясендә Урожай урамы гражданнарының җыелышы булып узды.
2 май көнне Ләке авыл җирлегенең Ләке һәм Дружба авылы зиратларында өмә булып узды.
1 май көнне Иске Кәшер авыл җирлеге Баткак авылы халкы зират территорияләрен чистарту буенча өмә уздырды
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе
2 нче май Янурыс авыл җирлегенең Иске Әхмәт авылы зиратында өмә үтте.
1 нче май Янурыс авыл җирлегенең Янурыс авылында өмә узды.
1 май көнне «Җәлил гимназиясе» коллективы мәдәният сарае каршындагы мәйданда Хезмәт, Яз һәм Тынычлык бәйрәменә багышланган бәйрәм митингында катнаштылар. Төрле төстәге шарлар белән бизәлгән колонна бистәнең үзәк урамында узды. Бәйрәм белән, хезмәттәшләр !!!
30нче апрель көнне Җәлил гимназиясе "Аҗаган-2019" хәрби-спорт уенының зона этабында катнашучылар өчен үзенең ишекләрен ачты. Уеннарда Сарман, Баулы, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Мөслим, Зәй, Әлмәт районнары командалары катнашты. Уеннарны үткәрү пунктларының берсе Җәлил гимназиясе иде. Уенчылар 4 блокта төрле ярышларда - Россия тарихына караган интеллектуаль бәйгедә, “Визитка”, автомат сүтеп җыю, сафта йөрү, ату, физик көч, йөгерү, граната ату, йөзү, тормыш иминлеге нигезләре белемнәре буенча көч сынаштылар.
Яшь армиячеләрне район җитәкчелеге исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин сәламләделәр, уңышлар теләделәр.
1 нче май көнне яз һәм хезмәт көне уңаеннан, А.Залаков исемендәге ял паркында балалар концерты булып узды.