Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Сарман муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
Марат Готович муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән вертолеттан басуларны карап әйләнде. Очрашу исә Вахитов җитештерү комплексының көзге бодай басуында булды.
30 апрель көнне Җәлил поселогы оешмалары җитәкчеләре катнашында атналык киңәшмә узды.
28 апрельдә Бөтендөнья Хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Ел саен бу көнне эш бирүчеләр, профсоюзлар, хезмәт коллективлары производстводагы имгәнү очраклары, һөнәри авырулар һәм бәхетсезлек очраклары проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрәләр. Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» үзәгендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган җыелыш узды.
Җиңү көненә багышланган " Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды.
2019 елның 30 апрелендә 2019 елда Татарстан Республикасының иң яхшы укытучыларына премияләр бирү конкурсында катнашучы укытучыларның җәмәгать тыңлаулары узды.
Сарман муниицпаль районында Җиңү көненә багышланган «Георгий тасмасы» патриотик акциясе старт алды. “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге каршындагы "Волонтер» иреклеләр берләшмәсе активистлары белән “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Сарман булекчэсе вәкиле халыкка георгий тасмалары тараттылар.
Илексаз авыл китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган, “Тукай безнең күңелләрдә” дип аталган әдәби кичә оештырылды. Кичәдә катнашкан Илексаз мәктәбе укучылары Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлына сәяхәт ясадылар. Шулай ук алар Тукай әсәрләреннән рәсемнәр төшерделәр, шагыйрьнең китаплары тәкъдим ителде. Чара ахырында викторина сорауларына җавап бирделәр.
29 апрель көнне Сарман гимназиясендә укучыларны яшьармияче сафларына кабул итү тантанасы үткәрелде. Яшьармиячеләр – яңа кабул ителүчеләр барлыгы 53 булды - иң элек тантаналы ант кабул иттеләр.
Соңыннан Татарстан Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссары Дашгын Гасанов аларга яшьармияче таныклыклары тапшырды. Яшьармиячеләрне истәлекле көннәре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, аның урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләделәр, акыллы, сәламәт һәм илнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен, әти-әниләренең, зурларның ышанычларын аклауларын теләделәр. Укучыларны шулай ук мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров, район чик буе хезмәте ветераннары, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин, ДОСААФның Сарман җирле оешмасы советы рәисе Альберт Хаҗиев тәбрикләделәр. Шушында ук Сарман гимназиясенең “Искра” хокук бозуларны кисәтү отряды әгъзалары сафта йөрү һәм корал сүтеп җыю буенча осталыкларын күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсенең район территориясенә визиты 2019 елның 6 маенда булачак. Муниципаль районга ведомство җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь киләчәк.