ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2019 ел
җомга

Җиңү Көне, бәйрәм-тынычлык,ышаныч,киләчәккә ышаныч символы якынлаша

"Волонтер өмәсе» Бөтенроссия акциясе узды, ул Бөтендөнья чисталык көненә багышланды.

25 нче апрель көнне Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Бөтенроссия укучылар хәрәкәте белән сәламәт иртә" исеме астында акция узды. Барлык укучылар коллективы урамга чыкты һәм саф һавада иртәнге гимнастика ясадылар.


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе

Сарманның сәнгать мәктәбендә галим, тәнкыйтьче, 55 китап авторы Хатыйп ага Миңнегуловның 80 яшьлек юбилеена багышланган кичә үтте. Бу чарага аның якыннары, туганнары, иҗатын хөрмәт итүче милләттәшләребез җыелган иде. Кичә бик мавыктыргыч, истәлекләргә бай һәм җанлы узды.

2019 нчы елның 24 нче апрелендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль – тернәкләндерү бүлегенең сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр белән берлектә «Без талантлы халык» дип исемләнгән концерт булып узды. Концерт программасы җыр – бию, уен – көлке белән үрелеп барды.

  23 апрель көнне Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль күрсәтү хезмәт дәүләт автоном учреждениесы" территориясендә квартал саен үткәрелүче  социаль ярдәм алучыларны коткару  һәм хезмәткәрләрнең янгын куркынычы вакытында үз-үзләрен тотышын тишерү өчен өйрәнүләр үткәрелде. Чаралар учреждение директоры тарафыннан расланган  биш этапны үз эченә алган тренировкалар үткәрү планы нигезендә үткәрелде.

Тугызынчы ел инде «Россия хәйриячесе» Бөтенроссия волонтерлык инициативалары конкурсы старт ала, ул бөтен илдән волонтерларны битараф булмаган актив гражданнар җәмәгатьчелегенә берләштерә һәм Россиядә иреклеләр культурасын формалаштыру һәм волонтерлык эшчәнлегенең төп юнәлешләрен үстерү максатында үткәрелә. Конкурс кысаларында оештыручылар тормыш сыйфатын яхшырту, төрле өлкәләрдә социаль проблемаларны хәл итү өчен перспективалы әһәмияткә ия булган волонтерларны, коммерциячел булмаган оешмалар лидерларын һәм проектларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүне күздә тотып эшлиләр.

Кичә Сарманда яшәүче, гомерен халыкка мәдәният хезмәте күрсәтүгә багышлаган Шакирова Әнисә Әсхәт кызының – гомер бәйрәме.

24 нче апрель көнне район мәдәният йортында X районкүләм «Җырлы балачак илендә» бәйгесенең гала-концерты булып узды. Балаларны Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев А.Ф., район мәдәният бүлеге җитәкчесе Латыпова Г.Г., район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Габидуллин Г.А. котладылар һәм дипломнар тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International