Бүген Сарманда алдан тавыш бирүдә катнашучыларның сайлаучылар белән очрашуы узды. Очрашуны модератор Гүзәл Гәрәева алып барды.
2019 елның 24 апрелендә “Балалар сәнгать мәктәбендә” купкырлы талант иясе, татар әдәбияты галиме, Казан университетының мактаулы профессоры – Хатыйп Йосыпович Миңнегуловның 80 яше тулуга багышланган «Хатирәләр яңарта күңелне” дип исемләнгән чара уздырылды. Чараның кунаклары булып Сарман районы Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев Әлфис Файзрахман улы, социаль үсеш мәсьәләләре җитәкчесе Сахипова Индира Рәис кызы, мәгариф бүлеге җитәкчесе Сабиров Әлфәт Зиятдин улы һәм Хатыйп Миңнегуловның тормышында эз калдырган якташ язучылар, күренекле шәхесләр катнашты.
Мортыштамак авылы музеенда “Алар Бөек Җиңүне якынайттылар” исеме астында батырлык дәресе—тыл ветераннары белән очрашу үтте. Аздахов Мөҗәһит һәм Хасанов Мөдир бабайлар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар . Алар кичәдә катнашучыларга ачлык-ялангачлыкны , ятимлекне бервакытта да белмәүләрен теләделәр ; тыныч, тук тормышның кадерен белергә өндәделәр. Дәресне китапханәче Җәлилова Миләүшә әзерләде һәм алып барды.
Бүген, 26 апрель көнне Җәлил икенче урта мәктәбе Бөек Ватан сугышы тарихы буенча халыкара акциясенә кушылды.
Иске Кэшер авыл жирлегенэ караган Яхшыбай авылында узара салым акчасына ике урамны берлэштереп, жэяулелэр очен басма ясалды.
Җәлил поселок китапханәсе Хезмәт Даны музее белән берлектә «Тукай – шигъри чишмәбез» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичәдә балалар, укучылар, укытучылар, «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсе членнары катнашты. 5 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Тукай әкиятләре буенча инсценировка куйдылар. Аларның чыгышын укучыларның, китапханәчеләрнең шигырь һәм җырлары, Тукай иҗатына багышланган презентация слайдлары белән танышу алыштырды. Ә «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсе членнары Тукайга, туган телебезгә багышланган үз шигырьләрен укыдылар. Кичәдә катнашкан укучыларга бүләк итеп китаплар тапшырылды.
26 апрель бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган көнгә багышлап Рангазар авыл китапханәсе, балалар бакчасы белән берлектә, “ Шүрәле бездә кунакта ”дигән балалар иртәсе үткәрде.Балалар берсеннән берсе остарак, берсеннән берсе матур итеп Г.Тукайның шигырьләрен сойләделәр. Алар белән “ Шүрәле,” “ Су анасы ”әкиятләрен яңадан укып чыктык.Балалар үзләрен чыннан да Тукай оныклары икәнен күрсәттеләр, бу исемне горурланып әйтә алырга хаклы икәнлекләрен расладылар. Аларга карагач, күңелләрдә горурлану хисләре уяна; шагыйребезгә : "Татар милләте исән, аның киләчәге Тукай оныклары кулында !” – дипәйтәсе килә.
Сарман балалар китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган «Милли азатлык күгенә ул – кояш һәм аебыз» күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Бөек татар шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу максатыннан китапханәгә тәрбияче Сабитова Э. С. җитәкчелегендәге «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар килгән иде. Балалар эше буенча директор урынбасары Гыйләҗева Р. Х. балаларны китапханә, яңа кайткан китаплар, андагы тәртипләр белән таныштырды, Тукайга багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Аннары балалар «Су анасы» белән очраштылар. «Су анасы» нәни дусларыбызны «Тукай дөньясына сәяхәт» кә алып китте. Балалар бу темага әзерләнеп килгәннәр иде: алар әкият геройлары булып киенеп Тукай шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр, кечкенә бүләкләр алдылар. Гайфуллин Рәсүл, Ризатдинов Хәким, Латипова Әдилә, Шакирова Аделина, Вәгыйзова Сәмирә, Сахуриева Арина, Гайфуллин Сәид актив катнаштылар. Мондый чаралар балаларда телгә мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итә.
26 нчы апрельдә МБГББУ “ Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Без Тукайлы халык” дип аталган чара үткәрелде.
26 апрель көнне Сарман авылының үзәк урамында Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан «Георгий тасмасы – Җиңү символы»акциясе узды.