ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

21 апрель көнне Иске Кәшер урта мәктәбендә "Лаеклы белем - киләчәккә адым" дигән семинар - киңәшмә узды


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

2019 нчы елның 23 нче апрелендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт курсәтү үзәгенең социаль – тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен «Чишмә» фольклор вокаль ансамбле чыгышы ясады. Әлеге ансамбль инде берничә  ел «Шәфкатъ»үзәге белән тыгыз хезмәттәшлек итә.Ансамбль узенең жырлары белән яхшы кәеф тудыра, кешеләрнең куңелләрен моң һәм шатлык белән тулыландыра.

Бөек Ватан сугышы вакыйгалары көннән-көн һаман  тарих тирәнлегенә китә. Әмма бу вакыйгалар Бөек Җиңү шатлыгын тулы күләмдә белүчеләр хәтереннән беркайчан да өзелми.

             Бу көннәрдә Бөек Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган күп кенә чаралар уза. Сугыш елларында Җиңү көнен якынайткан барлык кешеләр дә игътибарсыз калмый.

22 апрель көнне Сарман муниципаль районы мәдәният йортында Җирле үзидарә көне билгеләп үтелде.

23 апрельдә Җәлил бистәсенең төрле иҗтимагый ветераннар берләшмәләре вәкилләре бистәне җыештыру буенча өмә үткәрделәр.

24 нче апрель көнне «Сарман» кинотеатрында армия сафларына алынучы егетләрне озату кичәсе булып узды. Кичәне район башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев А.Ф. башлап җибәрде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сахипова И.Р., Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Гасанов Д.Г., дин әһелләре – Илнур хәзрәт, район ветераннар Советы рәисе Миннегулов Н.М., яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Гаделшин И.Р., Сарман районы буенча Әфганчыларның ветераннар Советы рәисе Якупов Р.М., Чечня сугышы ветераннары Советы рәисе Исламов Р.З., ДОСААФ региональ иҗтимагый дәүләт берләшмәсенең Сарман җирле үзидарә оешмасы Советы рәисе Хазиев А.М. егетләргә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр һәм изге теләкләрен җиткерделәр. Кичә мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, террорчылыкка каршылык китерү комиссиясе утырышы узды. Утырышны комиссия рәисе - район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Җәлил беренче мәктәпнең 3б сыйныф укучысы Шәяхметова Аделина  фәнни конференциядә призер булды.

Балаларны ял итү һәм сәләмәтләндерү хокукларын тормышка ашыру өлкәсендә системалы проблемалары ачыклау һәм анализлау максатыннан, 2019 елның 13 маенда Татарстан Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил. 

 2005 нче елдан башлап, апрельнең соңгы атнасында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа бюросы инициативасы буенча  Бөтендөнья иммунизация атнасы үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International