20 апрельдә Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Эковесна-2019” санитар-экологик икеайлыгы кысаларында экологик өмә үтте. Барлык укучылар да актив катнашты. Спорт мәйданчыгы чистарып калды.
Бу атнада Җәлил гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең яшь белгечләре белән очраштылар, алар нефть-газ сәнәгатендә нинди белгечлекләр актуаль булуы турында сөйләделәр, шулай ук укучыларның сорауларына җавап бирделәр.
Резидә Әлмиева Флүс Латыйфи исемендә республикакүләм “Сәләткә нур булган йолдызлар” конкурсының “Публицистика” номинациясендә 1 урынны яулады. “Сәләт йорты”нда Резидәгә “Ялкын” журналының штаттан тыш хәбәрчесе булуын раслаган таныклык та тапшырдылар.
16-19 нчы апрель көннәрендә Казанда IX Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь укучылар конкурсы булды. Конкурста мәктәбебез укучылары - район этабы җиңүчеләре Марданова Индира белән Баянов Данил катнашты.
Мәктәп укучысы Яббарова Диана Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады!
12 апрель көнне фантастик гала-концерт белән Җәлил бистәсендә «талантлар фестивале» конкурсы тәмамланды.
2019 елның 20 апрелендә Җәлил шәһәр тибындагы поселогында гомуми җирлек шимбә өмәсе узды, анда оешма, предприятие һәм учреждениеләр коллективлары катнашты.
19 апрель көнне Илексаз авыл китапханәсендә «Библиотөн - 2019» үтте. Бу чарада олылар да, балалар да бик теләп катнашты. «Театр- яктылыкка, нурга илтә... “ дигән күргәзмәгә обзор ясалды.
19 нчы апрель көнне Сарман үзәк балалар китапханәсендә «Тылсымлы театр дөньясында» исеме астында «Библиотөн - 2019» үтте. Мондый Бөтенроссия акциясе безнең китапханәдә ел саен үткәрелә. Китап укучылары өчен китапханәдә алдан ук Библиотөн турында реклама үткәрелде. Балалар бу акциядә катнашу өчен бик теләп килделәр. Аларны әкият геройлары «Буратино» һәм «Мальвина» каршы алды. Алар балаларны әкият геройлары белән таныштырдылар «Мин бу персонажны беләм», мультвикторина «Мин һәм минем мультиктагы дусларым» дигән викторина үткәрделәр, балалар белән төрле уеннар уйнадылар һәм «Библиотечный танцпол» дигән бию уен программасына катнаштылар. Нәни тамашачылар өчен китапханәчеләр Л. Н. Толстойның «Өч аю» әкияте буенча курчак театры күрсәттеләр.