ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2019 ел
җомга

18 нче апрель көнне район мәдәният хезмәткәрләре өмә оештырып, мәдәният йорты территориясен җыештырдылар, тәртипкә китерделәр

  Без буген кинотеатрга Бөек шагыйребез  Габдулла Тукайнын туган көне якынлашу уңаеннан, «Лилия» балалар бакчасы  нәниләрен чакырдык.

 

Музейда “Чорма серләре” акциясе дәвам итә.

18 нче апрель көнне Сарман  үзәк китапханәсендә “Весь мир- театр” исеме астында Бөтероссия “Библиотөн-2019” акциясе үткәрелде. Библиотөн кысаларында үткәрелгән барлык чаралар театр тормышы белән бәйле булды.Иң элек библиотөн кунаклары китапханәнең “Книгостайл” могҗизалар бүлмәсендә ком анимациясе буенча мастер-класста катнаштылар.  Могҗизалар бүлмәсендә мастер-класс үтсә, китапханәнең уку залы театраль бүлмәгә әверелде. Һәр катнашучы  театраль  фотозонада  фотога төште.

Акция “Могҗизалар кыры” уены белән дәвам итте. Дүрт  турдан торган  әлеге уенда  актив китап укучыларыбыз катнашты. Беренче, икенче турда  төрле профессия  вәкилләре катнашса, калган ике турда Сарман урта мәктәбе һәм Сарман гимназиясе укучылары көч сынашты.Сораулар катлаулы булса да, уенчыларыбыз җавапларны тиз таптылар. Уен барышында катнашучылар җырлар җырлап, үзләре иҗат иткән шигырьләр укып  тамашачыларны   шаккаттырдылар, елаттылар да, елмайттылар да. Китапханәчеләр  Р.Вәлиевнең «И машина, машина, җитте минем башыма»  пьесасыннан өзек сәхнәләштерделәр. Җиңүче булып  җирле шагыйрә Айсылу Кәлимуллина  калды.

 

Балаларга телефон аша ашыгыч психологик ярдәм күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуы турында мәгълүмат җиткерү максатыннан, Сарман гимназиясенең «Форпост» отряды активистлары балалар ышаныч телефоны номеры язылган листовкалар тараттылар.

Сарман муниципаль районы буенча 2001 нче елгы укучылар арасында үткәрелгән баскетбол ярышында беренче урынны яулаган "Җәлил гимназиясе"нең  җыелма  командасын КОТЛЫЙБЫЗ!  Сезгә яңадан- яңа уңышлар теләп калабыз. 
 

Музейда 2-нче санлы "Лилия" балалар бакчасында тәрбияләнүче, зурлар төркеме балалары  өчен,  “Татар халык музыка уен кораллары” дип аталган чара үтте.

Бүген, 18нче апрельдә, финанс грамоталылыгы атналыгы кысаларында 9 нчы сыйныф укучылары өчен  «Финанс ликбезы»: икътисад белән «Син» дигән  темага дәрес-викторина үткәрелде. Дәреснең максаты төп икътисадый төшенчәләрне һәм категорияләрне кабатлау, кызыклы материал кулланып, теоретик белемнәрне уен формасында ныгыту, икътисад проблемаларына кызыксыну уяту иде. Викторина нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да диярлек үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр, сорауларга җавап бирделәр. Дәрес  бик кызыклы һәм файдалы булды.

 

Карашай Саклау авыл җирлегендә санитар-экологик икеайлык дәвам итә.

Бүген, 2019 елның 18 апрелендә Чураш авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Сәфина Нәдирә Сафа кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International