ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

10 нчы апрель көнне  Сарман авылының 4 нче «Сандугач» балалар бакчасында «Кошлар көне» үткәрелде. Бу көнне балалар безнең белән янәшә нинди канатлы дуслар яшәвен,  язын җылы яклардан нинди күчмә кошлар кайтуларын белделәр. Балалар кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, шулай ук аларга «Оясыз кош», «Очты, очты» дип исемләнгән татар халык уеннары бик кызыклы булды. Балалар канатлы дусларны сакларга һәм алар турында кайгыртырга вәгъдә бирделәр, бу көннең бик матур, үзенчәлекле һәм истә калырлык булуын билгеләп үттеләр.

2019 елның 15 апрелендә «Сарман гимназиясе» базасында мәгариф учреждениеләренең хокук бозуларны профилактикалау отрядлары арасында республика конкурсының муниципаль этабы узды. Районның һәр мәктәбендә хокук бозуларны профилактикалау отрядлары булдырылган. Аларның составына активистлар, җәмәгать эшләрендә актив булучылар, яхшы өлгерешле укучылар керә. Алар мәктәптә тәртипне күзәтәләр, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар. Үз белем бирү учреждениеләрендә тәртипне контрольдә тотудан тыш, профилактика отрядлары вазифаларына иҗтимагый чаралар да керә, балалар полиция, ЮХИДИ һәм башка хезмәтләр белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр. Конкурста барлыгы 7 урта гомуми белем бирү мәктәбе катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча Сарман гимназиясе муниципаль этапта җиңүче булды. Призерлар: “Петровка Завод урта мәктәбе” һәм «Сарман урта мәктәбе» командалары.

 Яхшы- Каран авыл китапханәсендә клуб хезмәткәрләре белән берлектә «Что мы знаем о туберкулезе» исемле әңгәмә үткәрелде.

Музейда 2-нче санлы "Лилия" балалар бакчасында тәрбияләнүче, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары  өчен,  “Татар халык музыка уен кораллары” дип аталган чара үтте.

11 нче апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр», ел саен үткәрелә торган республика конкурслары нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.

Янгын гидрантлары булу янгынга каршы су белән тәэмин итү челтәрләренең үзенчәлеге булып тора

14нче апрель көнне Казан шәһәрендә "Яшь тикшеренүче-2019" Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда «Җәлил гимназиясе»нең 3нче Б сыйныф укучылары катнашты. Замаева Наилә-призер, Вәлиев Нияз-катнашучы. Җитәкчеләре-Яппарова Г. З. һәм Замаева Л. Н. Яшь тикшеренүчеләргә киләчәктә дә уңышлар телибез!

 

 

Кичә Сарман авылында яшәүче Вагыйз һәм Гөлүсә Хафизовлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.

Китапханә ул бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган йорт. Үзенә бик күп серләр туплаган китап киштәләре китапханәләрдә генә була. Чөнки меңләгән, миллионлап чыга торган китапларның барысын да шәхси китапханәләргә җыю мөмкин түгел, шуның өчен белемгә омтылган һәр кеше җәмәгать китапханәләренә юнәлә.

 Бүген, үзәк китапханәдә “Китапханә: кичә, бүген, иртәгә” дип исемләнгән экскурсия үткәрелде.  Чарада  МБББУ “Сарман гимназия” сенең 8 “Б” сыйныф укучылары катнашты. Экскурсия иң элек  абонементтан башланды, өлкән китапханәче Рәзинә Гарифуллина  95 еллык тарихы булган китапханә белән таныштырды. Китапханәдә эшләп килүче яңа күргәзмәләргә,  яңа китапларга күзәтү ясады,   китапханәдән файдалану кагыйдәләре турында әңгәмә уздырды. Китап  туплау һәм эшкәртү бүлеге мөдире Энҗе Шаехова китапханә фондында булган китаплар, каталоглар тартмасына карточкалар куелыш системасы турында сөйләде. Библиограф Гөлнур Мадьярова методик- библиография бүлеге эшчәнлеге ,картотекалардан ничек файдалану турында сөйләде. Уку залында  өлкән китапханәче Равилә Шәмсетдинова катнашучылар өчен төрле   энциклопедияләргә киңәйтелгән күзәтү үткәрде.  Кыскасы, экскурсия бик эчтәлекле, кызыклы үтте.

Чукмарлы авыл җирлегендә Галлямова Хатима апанын 90 яшьлек  юбилее булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International