ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген 17 апрель көнне Җәлил беренче урта мәктәбе базасында укучылар һәм педагоглар өчен "Җәлилнефть" идарәсенең 60 еллыгына, Җәлил поселогының 55 еллыгына багышланган районара фәнни-гамәли конференция узды. Конференция "Тарихны-туган якны өйрәнү"," Әдәби (рус һәм татар филологиясе), "Табигый-фәнни һәм фәнни-техник " һәм педагоглар өчен түгәрәк өстәл юнәлешләре буенча секцияләрдә алып барылды. Конференциягә мөхтәрәм кунаклар, танылган шәхесләр, Җәлил беренче урта мәктәбен тәмамлаучылар чакырылган иде.

Фәнни-гамәли конференциядә җиңүчеләргә, призерларга Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге дипломнары тапшырылды.

17 нче апрель көнне «Җәлил гимназиясе» укучылары Җәлил бистәсенең Мәдәният йорты мәйданында «Янгын сүндерүчеләр» көненә багышланган күрсәтмә чыгышлар карадылар. Янгын сүндерүчеләр килгән кешеләргә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән кешене коткару, янып киткән машинаны сүндерү процессын күрсәттеләр.

Бүген Сарманда этил спиртын һәм алкогольле продукцияне законсыз җитештерү, әйләнештә йөртүне кисәтү һәм булдырмау буенча бердәм дәүләт сәясәтен үткәрү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Ләке авыл җирлегендә санитар-экологик икеайлыкны 10 апрель көнне “Яшь канатлар” экологик хәрәкәте  башлап җибәрде. Балалар уен мәйданчыгын, елга буйларын чүптән арындырдылар.

Ләке авыл җирлегендә санитар-экологик икеайлык дәвам итә.

Ләке авылында юл кырларын  җыештыру  эшләре бара.

Сарман- Яр Чаллы юлының Янурыс авыл җирлеге территориясе чүптән чистартылды.

Иске Имән авыл җирлегендә санитар-экологик икеайлык дәвам итә

Иске Имән авылында обелиск тирәләрен җыештыру һәм буяу эшләре бара.

17.04.19 нчы апрель көнне "Балаларны яклау көне" нә багышланган чаралар кысаларында "Үз балачагыңны сакла" дип исемләнгән әдәби һәм авторлык әкиятләре буенча Викторина узды.


16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Бүген "Сандугач" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары ЮХИДИ хезмәткәрләре Ситдикова Алсу Разин кызы, Салахов Рамис Расих улы белән берлектә "Атлап баручы  автобус" акциясе уздырдылар. Акция кысасында балалар юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыттылар һәм машина йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәделәр, үзләренең әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.

Безнең  бакчабызда янгынга каршы хезмәт күрсәтү отрядының Зур Нөркәй авылын саклау буенча пост җитәкчесе  Миннуллин Рамиль Рәис улы булып китте. Ул үзенең кызыклы, аңлаешлы сөйләме белән балаларның игътибарын тиз яулады. Ул балаларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, янгын чыккан очракта өйдә үзләрен ничек тотарга, язгы чорда чүпләр яндырмаска, ут белән уйнамаска кирәклеген искәртте. Балалар презентация карап янгын чыкмасын өчен нишләргә кирәклеге, аннары янгын сүндерүче һөнәре белән якыннан таныштылар. Алар үзләрен янгын сүндерүчеләрнең киемнәрен киеп, коралларын тотып карап, үзләрен чын янгын сүндерүчеләр итеп хис иттеләр. Кызыксынуларына җавап табар өчен сорауларда бик күп бирделәр балалар. Бу очрашу балалар өчен бик мавыктыргыч булып кына калмады, ә аларның һәрберсендә “янгын сүндерүче” булу теләге туды. Шушындый очрашуларга вакыт табып килгәне өчен Миннуллин Рамиль Рәис улына рәхмәтебезне белдерәбез һәм тагын көтеп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International