ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, атналык район Советы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

22 нче март көнне Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең "Кеше тәрбияләү", "Россиянең Педагог-психологы - 2019"республика һөнәри осталык конкурсының зона этабы узды.


24
март, 2019 ел
якшәмбе

Начар метеорологик күренешләр


23
март, 2019 ел
шимбә

23 март көнне Җәлил гимназиясе базасында Сарман муниципаль районының 9 нчы сыйныф укучылары өчен математикадан ОГЭ форматында имтихан булды.

Саклаубаш урта мәктәбендә "Мин яратам сине, Татарстан!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды." ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган.

“Шәхес тәрбияләү" республика конкурсының зона турында өченче урынны алган хезмәттәшебез, Гәрәева Венера Азат кызын чын күңелдән котлыйбыз!

22 мартта Лениногорскийда Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары һәм студентлары өчен В. Д. Шашин исемендәге IV Республика фәнни-гамәли конференциясе үтте.


22
март, 2019 ел
җомга

22 нче март көнне МБББУ “Җәлил беренче санлы урта мәктәбе” бинасында “Кеше тәрбияләү” һәм “Педагог – психолог-2019” республикакүләм конкурсының зона этабы үтте. Анда Сарман, Мөслим, Ютазы һәм Баулы районнары конкурсантлары катнашты.  Алар «Класс җитәкчесе”, “Педагог- психолог” һәм “Педагог- оештыручы” номинацияләрендә көч сынаштылар.

Нәтиҗәләр буенча түбәндәгеләр:

- класс җитәкчеләре:  Гүзәл Ханнанова -  1 урын (МБББУ “Сарман урта мәктәбе”), Венера Гәрәева  - 3 урын (МБББУ “Җәлил гимназия”);

- педагог- оештыручылар: Аида Җәлилова -2 урын (МБББУ “Җәлил 1 санлы урта мәктәбе”), Гүзәл  Бариева - Саетгараева -3 урын (МБББУ  “Җәлил 2 санлы урта мәктәбе”);

- педагог –психологлар: Фәйрүзә Хәсәнова – 2 урын (МБМББУ  “Җәлил 6 нчы номерлы балалар бакчасы”).

 

2019 нчы елның 22 нче мартында Сарман муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән өстәл теннисы буенча дусларча турнир үткәрелде.

Башлангыч сыйныф укучылары 22 марта  Сарман мәктәбендә үткәрелгән  «Беренче адымнар» муниципаль конференциясендә катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International