22 нче март көнне Җәлил бистәсе китапханәсендә “Сәламәт тәндә -сәламәт акыл” дигән тема астында чара үтте. Бу чарада “Җәлил гимназиясе”нең 6 нчы А һәм 8 нче А сыйныфы укучылары катнашты. Чараны бистә китапханәчесе Алия Илдар кызы оештырды. Чарада татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исхакова Р.Ш., гимназиябез психологы Гарипова М.М. чыгыш ясадылар.
2019 нчы елның 21 нче мартында “Җәлил гимназиясе”ндә 9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы узды.
Төбәкне өйрәнүчеләр, авыллар буенча материаллар җыю максатыннан, эшләрен дәвам итәләр.
22 нче март көнне район мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта Нәүрүз бәйрәме булып узды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Гараева Г.Р. райондашларны бәйрәм белән котлады. Бәйрәм матур җырлар, гармун моңнары белән үрелеп барды. Килгән тамашачылар тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйландылар.
21 нче март көнне Каташ-Каран авыл мәдәният йортында районкүләм «Җырлы балачак илендә» бәйгесенең чираттагы зона туры булып узды.
2019 елның 21 мартында Сарман урта мәктәбендә районның гомуми белем бирү мәктәпләре арасында «Аҗаган -2019» хәрби – спорт уены узды.
Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен "Сарман муниципаль районы Киноучреждениесе" хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен киновикторина үткәрделәр.
Александровка авыл җирлеге территориясендә язгы су ташуны булдырмау өчен су объектларының керү юлларына эшләр алып барыла.
21 март көнне Сарман урта мәктәбе базасында «Аҗаган» хәрби-спорт уенының муниципаль этабы узды.
21 нче март көнне, Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы уңаеннан,4 А сыйныф укучылары арасында, әти – әниләр белән бергә “Шеф – повар” дигән класстан тыш чара уздырылды.