ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 26 нчы мартында Җәлил бистәсе оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашында атналык киңәшмә узды.

22 март көнне Каташ-Каран авылы мәдәният йорты каршындагы мәйданда Кышны озату һәм Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.

Җәлил поселок китапханәсендә Җәлил гимназиясенең өлкән сыйныф укучылары, гимназиянең татар теле һәм әдәбияте укытучысы Исхакова Р.Ш., психологы Гарипова М.М. катнашында “Не сломай свою судьбу” дип исемләнгән информация көне узды. Китапханәчеләр “Жизнь стоит того, чтобы жить» китап күргәзмәсе каршында күзәтү-әңгәмә уткәрде, укучыларга “Будьте здоровы”, “Курить не модно – дыши свободно” буклетлары таратты. Чара барышында көндәлек режим, дөрес туклану, файдалы ризыклар турында да сөйләшү булды. Укучыларның сорауларына җаваплар “Дать шанс здоровью можешь только ты” презентация слайдларын карау белән үрелеп барды.

25 нче март көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көне булып узды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев А.Ф., Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сахипова И.Р., район мәдәният бүлеге җитәкчесе Латыпова Г.Г. мәдәният хезмәткәрләрен бәйрәм белән котладылар; муниципаль район Башлыгының, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының, район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатларын, Почет грамоталарын тапшырдылар. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 22 нче мартында Мәдәният сараенда Җәлил бистәсе предприятиеләре һәм учреждениеләре арасында «Талантлар фестивале» конкурсы узды.Конкурс ТАССРның 100 еллыгына, Сарман муниципаль районының 90 еллыгына, «Җәлилнефть» НГДУ 60 еллыгына һәм Җәлил поселогының 55 еллыгына багышланган иде.

Төбәкне өйрәнүчеләр, авыллар буенча материаллар җыю максатыннан, эш дәвам итәләр.

25 нче март көнне Сарман мәдәният йортында «Мәдәният хезмәткәрләре көне» уңаеннан тантаналы чара узды.

 Бу кешеләр үзләренең иҗаты һәм үз һөнәрләренә мәхәббәт белән безнең йөрәкләрне кабыза, безнең өчен бәйрәм тудыра, гүзәллек дөньясына ишек ача, Безне яратырга һәм шатланырга өйрәтә. Бу көнне сәхнәгә быел сәнгать һәм иҗат, китапханә эше өлкәсендә уңышларга ирешүчеләр, шулай ук мәдәниятебез үсешенә һәм абруен күтәрүгә үз өлешләрен кертүчеләр чыкты.

Бүген Сарманда регоператор вәкилләре катнашында киңәшмә узды, анда каты көнкүреш калдыклары җыюга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Нәтиҗәлелекне кисәтү-Консультация метеорологик күренешләр

   2019елның 22 мартында  Минзәлә муниципаль районы, балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приюты базасында Сарман муниципаль районының «Шәфкать» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм курсәтү бүлекчәсе белгечләре катнашында ведомство-ара социаль - тернәкләндерү консилиумы утырышы узды. Сарман районыннан социаль куркыныч хәлдә булган 1 гаилә каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International