16 февраль көнне Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек органы Бөгелмә шәһәренең "ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаилә коруга ярдәм итү үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә тәрбиягә бала алган ата-аналар һәм аларның балалары өчен Ватанны саклаучылар көне уңаеннан спорт-күңел ачу программасы үткәрде.
Сарман районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлегендәге Шакирҗанова Хәния Шакирҗан кызы 17 февраль көнне үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
“Җәлил гимназиясе”ндә 15 нче февраль -Муса Җәлил туган көнгә багышлап “Герой шагыйрь-Муса Җәлил” темасы астында класс сәгатьләре узды.
15 нче февраль көнне район мәдәният йортында «Җәлил укулары» районкүләм әдәби бәйгесенең зона туры булып узды. Балалар М.Җәлилнең шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар.
Бүген Сарманда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Утырышны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, атналык район Советы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
2019 нчы елның 15-17 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә физик культура фәне буенча 9-11 сыйныфлар өчен гомумроссия олимпиадасынын респубика этабы үтте. Анда районыбыз данын яклап Сарман урта мәктәбе укучылары Исмәгыйлова Таңсылу, Шириев Айрат һәм Тимербаева Исламия катнаштылар
2019 нчы елнын 15 нче февралендә Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә сәламәтлекләрен ныгытучы олкәннәр Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан, Сарман үзәгендә урнашкан туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Музей белгече сугышчыларның интернациональ бурычлары һәм патриотизмы, җирдә тынычлыкны саклау омтылышы турында җентекләп сөйләде.
Метеорологик күренешләр турында кисәтү