ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 нчы елнын 15 нче февралендә Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә сәламәтлекләрен ныгытучы олкәннәр Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан, Сарман үзәгендә урнашкан  туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Музей белгече сугышчыларның интернациональ бурычлары һәм патриотизмы, җирдә тынычлыкны саклау омтылышы турында җентекләп сөйләде.


17
февраль, 2019 ел
якшәмбе

Метеорологик күренешләр турында кисәтү

15 февральдә утырышлар зур залында, террорчылыкка каршылык китерү комиссиясе утырышы узды. Утырышны комиссия рәисе - район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.


16
февраль, 2019 ел
шимбә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе

Күтәмәле авылы “ Энҗечәчәк” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм тулы булмаган урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен Муса Җәлилне искә алу кичәсе уздырылды.

1нче Җәлил мәктәп укучылары "Фәнгә беренче адым" дигән конференциядә катнашты.


15
февраль, 2019 ел
җомга

6 һәм 7 нче сыйныф укучылары арасында Муса Җәлилнең  тормыш юлы һәм иҗатына багышланган  “Шагыйрь иҗатын кем күбрәк белә?” уены үткәрелде.

Бүген Сарман муниципаль районының Җәлил поселогында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган тантаналы митинг узды.

2019 елның 14 февралендә җәлиллеләр Бөек Ватан сугышы ветераны Мартьянов Геннадий Николай улы белән хушлаштылар.

15 февраль Сарман үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Сарман гомуми белем бирү мәктәбе»нең 2 «А» сыйныфы укучылары өчен «Книжное царство – мудрое государство» дип исемләнгән экскурсия үткәрделәр, сыйныф укытучысы Александрова А. А. һәм мәктәп китапханәчесе Мухлиева Г.А җитәкчелегендә. Күп бала өчен китапханәгә килү беренче тапкыр иде һәм зур тәэсир калдырды. Китапханәгә килгән укучыларны ачык йөзле китапханәчеләр каршы алдылар. Алар балаларны абонемент һәм уку залы, китаплар, журналлар, энциклопедия һәм сүзлекләр, шулай ук китап уку тәртибе һәм китапханәдәге кайбер кагыйдәләр белән таныштырдылар. Сарман үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре, балалар язучысы Нина Михайловна Павлова иҗатын популярлаштыру максатыннан, III Төбәкара Красносулинский үзәк китапханәсе тарафыннан оештырылган «Нина Павлованың китапларын укыйбыз» акциясендә катнаштылар. Акциядә балалар язучының тормыш юлы, иҗаты турында таныштылар. Укучылар аның язган «Большое чудо», «Жёлтый, белый, лиловый», «Мышонок заблудился», «Чьи башмачки» әсәрләре турында сөйләштеләр, фикер алыштылар. Мероприятия азагында балалар мультфильм карадылар. Китапханәдә аларга бик ошады. Алга таба да хезмәттәшлек итү турында сүз куешып аерылыштык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International