ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген "Сарман" кинотеатрында район башлыгы катнашында эшмәкәрләр конференциясе узды. Конференцияне район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге оештырды.

17  нче февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә Кама чаңгы марафоны -2019 узды. Анда чаңгычылар 2км, 5км, 15км, 30км, 50км га чабып, үзләренең көчләрен сынаштылар. Сарман урта мәктәбенең 9 нчы а сыйныфы укучысы Сабирова Азалия 15км озынлыкка чабып, хатын-кызлар арасында абсалют җиңүче буларак беренче урынны яулады.

19 нчы февраль көнне “Шушы яктан, шушы туфрактан без” республикакүләм фәнни гамәли конференциянең финалы булды.


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

25 февральдә 17:30 сәгатьтә «Җәлил» кинотеатры бинасында (Әхмәдиев ур., 12 йорт) Ленин урамы буенча бульварны төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булачак.

15 февраль герой-шагыйрь Муса Жәлилнең туган көне. Шул уңайдан Карашай-Саклау авылы китапханәчесе һәм тәрбиячеләр балалар бакчасында "Муса Жәлил - нәниләр өчен" исемле әдәби кичә үткәрделәр.

15 февраль – татар халкының каhарман улы, герой–шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көне. Шул уңайдан Чураш мәдәният йортында һәм авыл китапханәсендә “Муса Җәлил – патриот шагыйрь” дигән исем астында китап укучылар белән әңгәмә үткәрелде.

18 нче февраль көнне Сарман муниципаль районының " Шәфкатъ "халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен, Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан, "Әфганстан кайтавазы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. 

18 февральдән гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучыларга “Иминлек дәресләре” буенча һәм “Эшче профессияләр елы” дигән документаль кинофильмнар күрсәтелә башлады.

15 нче февраль көнне Чураш авыл мәдәният йортында гашыйклар көне уңаеннан, «Мәхәббәт картаймый ул» дип исемләнгән кичә үткәрелде. Программада җитезлеккә, игътибарлыкка, үзара ярдәмләшүгә кагылган музыкаль һәм әдәби викториналар бар иде. Бәйгедә 3 гаилә катнашты. «Тылсымлы сүзләр», «Ярату белгечләре», «Баллы үбешү», «Сөйгәнеңне эзләп тап!», «Сөйгәнеңне җылыт!», «Сөйгәнеңне упкын аша алып чык!» конкурсларында бик теләп катнаштылар. Кичә азагында гаилә парларына истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 15 февралендә илебез Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуны билгеләп үтте.
14 февраль бәйрәме алдыннан Җәлил бистәсе Әфган сугышы ветераннары Минникаев Рифгать Миннезариф улы,Сергей Антоновичның Притулы каберләренә веноклар салдылар
Ягудин Азат Мизхат улы да бар.Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Аннан соң ветераннар Сарман авылы мәдәният һәм ял паркына тантаналы митингка юнәлделәр.Бәйрәм район мәдәният йортында юбилей концертын дәвам итте.Әфган сугышы ветераннарын Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы котлады,медальләр,грамоталар тапшырды, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бу көнне һәлак булган сугышчыларның аналарына,туганнарына һәм якыннарына,әфганчыларга бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде.Тантана бәйрәм ашы белән тәмамланды.
Әфган сугышы ветераннары,һәлак булган сугышчы-интернационалистларның туганнары һәм якыннарының исеменнән Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улына, Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев Әлфис Фәйзрахман улына,җитәкче урынбасары Мөхәммәтгәрәевка зур рәхмәтебезне белдерәбез
Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова Индира
Рәис кызы,Сарман Башкарма комитетының яшьләр эшләре,спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе
Татарстан Республикасы Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Гасанов Дашгын Гаджиевичка оештырган өчен муниципаль район башлыгы Гаделшин Илгизәр Равил улына
һәм бу чараны үткәрү.

Җәлил шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитетының хәрби-исәпкә алу өстәле белгече
Эльвира Хәлиуллина


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International