Бүген Сарманда әфганчылар көненә багышланган тантаналы чара узды.
12 февральдә Казанда Татарстан Республикасында иреклеләр һәм Волонтер елына йомгак ясадылар. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы "ТР Иреклеләр үсеше үзәге" Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә Республика иҗтимагый палатасы ярдәме белән Татарстан муниципалитетлары җитәкчеләрен, шулай ук яшьләрнең ирекле һәм волонтерлык хәрәкәтенә зур өлеш керткән активистларны билгеләп үтте. Чарада "Дөньяның барлык төсләре", "Доброгород", "Җиңү волонтерлары" һәм "Сәламәтлек сессиясе" кебек проектларга йомгак ясадылар һәм иң актив катнашучыларны бүләкләделәр. ТР Яшьләр эшләре министрлыгының актлар залында барган бу тантанада Сарман районыннан Петровка Завод мәктәбе “Елмаю” отряды активистлары бүләкләнде.
Сарман гимназиясендә «Ин яхшы әйдаман» республика конкурсының муниципаль этабы үтте. Ә кем соң ул Әйдаман? Әйдаман ул – балаларга әти-әни кебек кадерле кеше, кирәк чакта күңел ачтыручы, уен оештыручы позитив кеше, бөтен бәйрәмнәрне дә алып баручы оста, һәр яктан сәләтле, һәрдаим балалар ялын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү турында уйланучы укучы ул. Әлеге бәйгедә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив 16 укучы бала катнашты.
Азалак авыл китапханәсендә мәдәният йорты һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә “15 февраль - Әфган сугышы беткәнгә 30 ел” тулу уңаеннан “Әфганның кайнар җиле” дигән очрашу – әңгәмә үткәрелде. Очрашуга Әфганстанда хезмәт иткән авылдашыбыз Сагдиев Эдуардның тормыш иптәше Роза һәм кызы Ралина чакырылды
Яр Чаллы шәһәренең "ПрофПлюс" өстәмә һөнәри белем бирү буенча шәхси белем бирү учреждениесе белгечләре Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендәге өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлегендәге яңа эшкә кергән социаль хезмәткәрләр өчен "Медицина ярдәме күрсәтүгә кадәр беренче ярдәм күрсәтү" программасы буенча укыту уздырдылар.
Совет гаскәрләре Әфган җирлегеннән чыгарылуга 30 ел тулу уңаеннан район мәдәният йортында «Тихая застава» нәфис фильмы курсәтелде.
2019 елнын 13 нче февралендә Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәргә хезмәт терапиясе буенча инструктор тарафыннан киптерелгән чәчәкләрдән һәм яфраклардан панно ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Бу чара өлкәннәргә үзләренең иҗади сәләтләрен һәм идеяләрен тормышка ашыру максатыннан оештырылды.
14 нче февраль көнне Мортыштамак авыл җирлегендә Әфган җирендә һәләк булган М.Хисамовны искә төшерү чарасы узды. Аның каберенә чәчәкләр куелды һәм бер минут тыңлык белән искә алынды.
13 нче февраль көнне Мортыштамак авылы мәдәният йортында, Әфганчылар көне уңаеннан, «Кар өстендә кызыл лаләләр» дип исемләнгән чара үтте.