15 февральдә Сарман муниципаль районы судьясы Юнысов И. И., ПДН инспекторы Алиуллин Ф. ф. белән очрашу булды.
Югары сыйныф укучылары җәмгыять белеме укытучысы Харисова И. М. белән берлектә Суд залыннан процессны сәхнәләштерделәр.
Петровка Завод урта мәктәбендә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган сыйныф сәгатьләре һәм әдәби чаралар узды.
Чаллы шәһәре орган залында Муса Җәлил оныклары белән очрашу узды.
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан, Сарман районы мәдәният йортында, Гиндукуш музее белән берлектә музей хезмәткәрләре күргәзмә оештырдылар.
Авыл китапханәсе белән берлектә М.Җәлилгә багышланган чара.
Бүген Сарман урта мәктәбендә, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан, Әфганстанда хезмәт иткән һәм батырларча һәлак булган Садыйков Илшатның әнисе Вәсилә апа белән очрашу булды.
15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тула. Бу көн -хәрби бурычларын үтәгән сугышчы - интернационалистлар истәлегенә багышланган рәсми дата. Бәйрәм кысаларында Сарман районында күпсанлы тантаналы чаралар узды.
14 нче февраль көнне район мәдәният йортында гашыйклар көненә багышланган «Бер күрүдә яраттым» шоу-тамашасы булып узды. Тамашада Җәлил бистәсеннән, Кәүҗияк, Юлтимер, Петровка-Завод, Куҗак авылларыннан егетләр һәм кызлар катнашты. «Идеаль пар» булып Юлтимер авылы егете Данил һәм Кәүҗияк авылы кызы Алия калдылар. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
5 – 14нче февраль көннәрендә Сарман үзәк балалар китапханәсендә «Куркынычсыз Рунет» атналыгы үтте. Бу атналык кысаларында балалар һәм әти – әниләр өчен буклетлар, белешмәлекләр чыгарылды, төрле тематик чаралар үткәрелде.
11-13 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә Инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы узды.