Сарманда совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуны билгеләп үттеләр.
Янурыс авыл җирлегенең Янурыс һәм Каташ-Каран авылларында энергияне аз тотучы диод ут яктырткычлар урнаштырылды.Бу эш җирле бюджет хисабына башкарылды.
Азалак авыл җирлегенең Шыгай авылында Әфган сугышында хезмәт иткәндә батырларча һәлак булган әфганчы Гәрәев Әсгать Ашрап улын искә алып, аның каберенә венклар салынды.
"Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбендә" Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан музей хезмәткәрләре сугышчы-интернационалистларны искә алу көне үткәрделәр.
Бүген 13 нче февральдә Татарстан Республикасының тугызынчы сыйныф укучылары беренче тапкыр штат режимында уза торган рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен тапшыралар.
Бүген Сарман аграр көллиятендә үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан "Таш кыялар татар данын саклый” исеме астында Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел булу уңаеннан батырлык сәгате уздырылды. Кичәдә Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов катнашты һәм чыгыш ясады. Кичәдә, Әфган җирләрендә ятып калган якташларыбызны зур хөрмәт белән искә алып, Әфган сугышы турында мәгълүмат бирелде.
13 нче февраль көнне безнең мәктәптә 7-8 нче сыйныф укучылары Хәлил Мирзагыйт улы Миргалимов һәм Фирдәвис Мирзагит улы Гыймранов белән очраштылар.
Кино – сәнгатьнең иң әһмиятле төрләренең берсе булып, соңгы елларда күпчелек кешенең иң кызыксынган өлкәсенә әйләнеп бара.