Мортыш-Тамак авылы тарихы музее хезмәткәре Җәлилова Миләүшә музейда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган чара үткәрде.
Музей хезмәткәрләре әфганчылар көненә багышлап Сарман урта мәктәбендә «Үзебезгә тигән өлешне башкаларга бүләк итмәдек» дип исемләнгән очрашу үткәрде.
Батырлык, кыюлык, тугрылык кебек патриотик сыйфатлар тәрбияләү максатыннан 15 февраль – патриот шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышлап Азалак авыл китапханәчесе Раупова И.Г.укучылар белән “Үлемне җиңгән шагыйрь” дигән батырлык сәгате үткәрде.
2019 елнын 12 нче февралендә Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен социаль-тернәкләндерү бүлегендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәргә шәфкать туташы Лотфуллина Хәмдия грипптан саклану буенча профилактик лекция уздырды. Ул гриппнын симптомнары, саклану һәм дәвалану чаралары белән таныштырды. Барлык вируска каршы препаратлар белән терапиянең нәтиҗәлелеге аларны үз вакытында куллануга бәйлелеген искәртте.
12 нче февраль көнне " Иң яхшы әйдаманнар-2019» Республика конкурсының муниципаль этабы узды.
12 февраль көнне И.А.Крыловның 250 еллык юбилее уңаеннан безнең гимназия бинасында башлангыч сыйныф укучылары арасында районкүләм әдәби-иҗат бәйгесе уздырылды.
Бу мәкалә үз бизнесына акча салган хатын-кызга багышлана. Бүген актив иҗтимагый эшчәнлек алып бара. Ул - «Рапсодия» кафесы директоры Хөсәенова Венера Мәхмәт кызы.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының уртак боерыгы нигезендә үткәрелгән "Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләренең иң яхшы медицина кабинеты (блогы)» смотр-конкурсының нәтиҗәләре буенча 2 нче Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе 2 урынны алды. Афәрин!
Карашай-Саклау авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен "Куркынычсыз интернет"дип исемләнгән куркынычсызлык сәгате үткәрде. Әңгәмә барышында китапханәче балаларга Интернеттан көннән-көн күбрәк файдалануларын аңлатты.