Безнең районда ел саен «Ел укытучысы» дип исемләнгән педагогик осталык конкурсы үткәрү матур традициягә әверелде.
Бүген яткан килеш штанга күтәрү буенча чемпионат узды.
7 нче гыйнвар көнне Рантамак авыл мәдәният йортында балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрелде. Балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр,уеннар уйнадылар, чыршы тирәли җырлап әйләнделәр. Бәйрәм җырлар һәм биюләр белән тәмамланды.
Буген, 10 гыйнвар конне, “Ел укытучысы - 2019” Бөтенрәсәй һөнәри конкурсының муниципаль этабы башланып китте. Конкурс 2 турда үтәчәк. Бүген беренче тур, 26 укытучы Сарман урта мәктәбендә дәресләр күрсәттеләр.Икенче турга 11 укытучы үтте, алар 11 нче гыйнвар көнне Сарман гимназиясендә мастер класс белән чыгыш ясыйлар.
Бүген, 10нчы гыйнварда, «Ел укытучысы-2019» Бөтенрәсәй һөнәри конкурсының муниципаль этабының 1 нче туры узды.
14 гыйнвар көнне Үзәк китапханә нәниләрне һәм әти-әниләрне "Книгостайл" могҗизалар бүлмәсендә узачак "Китапханәдә- Иске Яңа ел" исемле бәйрәм чарасына чакыра.
7 нче гыйнвар көнне Үзәк ял паркында Раштуа бәйрәме булып узды. Бәйрәм кызыклы уеннар, күңелле биюләр, матур җырлар белән үрелеп барды.
Яңа ел бәйрәмнәре бик тиз артта кала, ә балаларның күңелләре шат, кышкы каникулларда ял итәләр... Кадерле балаларыбыз вакытны күңелле һәм файдалы үткәрсен өчен, Сарман балалар сәнгать мәктәбе коллективы тарафыннан 7 гыйнвар көнне “Зимние забавы” дип исемләнгән шаян уеннар үткәрелде. Көннең бераз салкынча булуы беркемне куркытмады. Кыш Бабай белән Кар Кызы да баллы күчтәнәчләрен алып балалар янына кунакка килделәр, бергәләшеп күңел ачтылар, уеннарда катнаштылар. Истәлекле фотоларга төшеп, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән икенче елга кадәр саубуллаштык! Бәйрәмнәр генә түгел, яшәгән һәр көнебез матур, шатлыклы вакыйгаларга бай, күңелләребез һәрчак шат, тыныч булсын иде!!!
Сарман чыршысы өчен тавыш бирү бара.
Балаларнын кышкы каникулларына карамастан, мәктәп ишекләренең ябылганы юк.