Яңа ел бәйрәмнәре бик тиз артта кала, ә балаларның күңелләре шат, кышкы каникулларда ял итәләр... Кадерле балаларыбыз вакытны күңелле һәм файдалы үткәрсен өчен, Сарман балалар сәнгать мәктәбе коллективы тарафыннан 7 гыйнвар көнне “Зимние забавы” дип исемләнгән шаян уеннар үткәрелде. Көннең бераз салкынча булуы беркемне куркытмады. Кыш Бабай белән Кар Кызы да баллы күчтәнәчләрен алып балалар янына кунакка килделәр, бергәләшеп күңел ачтылар, уеннарда катнаштылар. Истәлекле фотоларга төшеп, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән икенче елга кадәр саубуллаштык! Бәйрәмнәр генә түгел, яшәгән һәр көнебез матур, шатлыклы вакыйгаларга бай, күңелләребез һәрчак шат, тыныч булсын иде!!!