ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2019 ел
шимбә
“Яңа ел маҗаралары”дип исемләнгән бәйрәм тамашасы беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең кышкы лагерга йорүче балалар өчен үткәрелде. Балаларны китапханәнең ишек кырында ук урман кунагы- Убырлы карчык каршы алды. Балаларны урамда кышкы уен-ярышлар белән сынады. Уйнап шаярып алгач бәйрәм китапханә эчендә дәвам итте. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, яна ел турында шигырьләр сөйләделәр, уйнаган көйгә кушылып җырлар җырладылар. Һәр бала киләчәк елның тыныч булуын һәм барлык хыялларының тормышка ашуына өметләнеп, китапханәдән яңа мәгълүматлар һәм каникулда укыр өчен китаплар алып таралыштылар. Китапханәчеләр балаларның барсына да баллы призлар тараттылар.
Тэги: яңа ел #китапханә

2019 елның 6 гыйнвары:

Болытлы.  

Кар, төнлә урыны белән көчле.  Аерым районнарда буран.

Җил көньяк-көнчыгыштан көндез төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы -7..-12 .º  

Көндез максималь һава температурасы -5..-10 .º     

Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

5 гыйнвар көнне үзәк китапханәнең “Книгостайл ” могҗизалар бүлмәсендә «Ял ит, ләкин китап укырга онытма!» дип исемләнгән әңгәмә үтте. Әңгәмә барышында балалар яңа китаплар белән таныштылар. Яңа ел, Яңа ел чыршысы тарихы турында, һәм әлбәттә Кыш бабай турында фикер алыштылар, яңа мәгълүматлар белән таныштылар. 

Тэги: #Яңаел #китапханә
Яңа 2019 нчы ел бик күңелле башланды. 1 гыйнвар көнне Сарманның Үзәк ял паркында китапханәчеләр "Кышкы уеннар" дип исемләнгән күңелле ярышлар үткәрделәр. Бу көнне балалар, әти-әниләр төрле уеннарда катнаштылар.
Тэги: каникуллар яңа ел

4
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Нәтиҗәлелекне кисәтү-Консультация
метеорологик күренешләр

4 январь көнне Үзәк ял паркында район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Күңелле каникуллар» дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Күңелле музыка, Кыш бабай, Кар кызы, төрле әкият геройлары белән оештырылган уеннарда балалар бик теләп катнаштылар.

Чукмарлы авыл җирлегендә Хэбибэ Тажетдинованын90 яшблек юбилее

3
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе

Кышкы каникул вакытында яшьлэр очен ял кичэлэре hэм балалар очен мультфильмнар курсэту дэвам итэ.


2
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Музей хезмәткәрләре ял паркында балалар өчен хәрәкәтле уеннар оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International