ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 11 декабрендә «Сарман муниципаль районы Киноучреждение» муниципаль бюджет учреждениесендә Сарман муниципаль районы эшкуарлары белән киңәшмә узды.

Бүген, 11 нче декабрьдә “Жәлил гимназиясе”ндә 5нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары өчен кеше хокукларының гомуми декларациясенең 70 еллыгына багышланган дәрес үткәрелде.

Сарман үзәк китапханәсендә Александр Солженицынның тууына 100 ел тулу уңаеннан “Александр Солженицын-архипелаг совести” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә язучының әсәрләре куелды һәм аларга күзәтү ясалды.

11
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

ЮХИДИ хезмәткәрләре укучыларның киемнәрендә яктылыкны чагылдыручы элементлар булуны тикшерә.

Сарман урта мәктәбендә балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор әңгәмә үткәрде.

13 декабрьдә Яр Чаллы шәһәрендә «Социаль ярминкә-2018» коммерцияле булмаган оешмалары республика хәйрия фестиваленең зона этабы узачак. Социаль проектлар бизнес вәкилләренә үзара файдалы хезмәттәшлек тәкъдим итәчәк.Чаллы бизнес-структуралары вәкилләренә 11 проект тәкъдим ителәчәк, шул исәптән Түбән Кама, Зәй, Сарман, Әгерҗе, Минзәлә, Мөслим һәм Актаныш муниципаль районнарыннан да.

Инвалидлар декадасы уңаеннан Янурыс авылы мәдәният йортында «Мәңгелеккә үтеп бара торган кешелекнең без бер буыны» дип исемләнгән чара үткәрелде.

9 декабрь көнне Чураш авыл мәдәният йортында Ватан Геройлары көненә багышланган башваткыч үткәрелде.

2Б сыйныф укучысы, Садыйкова София, рус теле буенча "Хатаны тап" республика олимпиадасы җиңүчесе булды. Аңа киләчәктә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.( Укытучысы Кәримова З. Ф.)

Ел саен 9 нчы декабрьдә коррупциягә каршы Халыкара көрәш көнен билгеләп үтәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International