2018 елнын 3 декабрендэ Александровка авыл жирлегендэ халыкара инвалидлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе уткэрелде, Сарман муниципаль районы башлыгы исеменнэн инвалидларга булэклэр тапшырылды.
Халыкара инвалидлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе
30 ноябрь көнне район мәдәният йортында авыл җирлекләре арасында узган «Без-сәнгатьле халык» фестиваленең IV Гала-концерты булып узды. Бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырылды. Гран-прига Кәүҗияк авылыннан җырчы Альберт Хәбибуллин һәм Азалак авыл җирлеге лаек булды.
30 нчы ноябрь көнне Александровка мәктәбендә гомуми әти – әниләр җыелышы булып узды. Аның максаты: әти – әниләр белән хезмәттәшлекне ныгыту, аларның педагогик белемнәрен күтәрү; әле күптән түгел генә булып узган Әниләр көнен билгеләп үтү иде.
Очрашу балаларның үзләре әзерләгән концерт номерлары һәм презентация белән әниләрне сәламләү белән башланып китте; балалар аларга үз куллары белән эшләгән кул эшләрен тапшырдылар.
Чираттагы көн тәртибе буенча “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Мубаракшина Р.Г., Шаяхметова Г.А., участок табибе Мавлявиев С.Ш. актуаль темаларга чыгышлар ясадылар.
"Халыкара СПИД ка каршы көрәшу көне"уңаеннан Сарман гимназиясе укучылары социаль сораштыруда катнаштылар.
30 нчы ноябрь район мәдәният йортында «Без сәнгатьле халык- IV» бәйгесенең гала-концерты үткәрелде.
“Сарман” кинотеатрында момкинлеклэре чиклэнгэн балалар очен кызыклы уеннар белэн киновикторина уткэрелде.
1 нче декабрь Янурыс авыл җирлеге Яр Чаллы шәһәрендә үткән ярминкәдә халыкка үз продукциясен тәкъдим итте.
28 нче ноябрь Янурыс авыл җирлегенең мәдәният йортларында әниләр көне уңаеннан бәйрәм кичәләре оештырылды.