ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

25 нче ноябрь Янурыс  авылында яшәүче Миннехузина Мәдинә Миннәхмәт кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  

Инвалид балаларга һәм I нче группа инвалидларга бүләкләр тапшырылды

Карашай-Саклау авылы мәчетендә санитар җыештыру үткәрелде. Чисталык-диннең яртысы . Исламда эчке һәм тышкы якта чисталыкка зур игътибар бирелә.


2
декабрь, 2018 ел
якшәмбе

       Мәктәп  - туган җир җылысын бирүче, балачак һәм үсмер еллар истәлеген саклаучы, еллар дәвамында үзенә чакырып, олылап каршы алучы изге йорт ул.


1
декабрь, 2018 ел
шимбә

Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе "Ватан тарихы буенча тест"  халыкара акциясен үткәрү буенча төбәк мәйданчыгы булды.

28.11.2018 АГНИда фәнни-гамәли конференция үтте.


30
ноябрь, 2018 ел
җомга

Сарман Башкарма комитетының архив бүлеге һәм  муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Валиев архив ветераннарын – Әлгимә Муллаян кызы Габдрахманованы һәм Вәсимэ Харрас кызы Исламованы - Татарстан Республикасы архив хезмэтенең 100 еллык юбилее белән котладылар.

29 ноябрьда Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Әниләр балаларының  чыгышларын сокланып күзәттеләр һәм рәхәтләнеп ял иттеләр.

Күтәмәледә Мәүлид бәйрәме.

Җәлил поселок китапханәсендә «В будущее без СПИДа» дип исемләнгән мероприятие узды. Мероприятиеда Әлмәт шәһәре ФГУЗ РЦПБ СПИД һәм ИЗ РТ дан эпидемиология бүлеге мөдире Вильданов Ильдар Рафисович һәм табиб-инфекционист Абдулов Әнвәр Наилевич, Җәлил район больницасы баш табибы Хабибуллина Эльвира Ильдаровна катнаштылар. Алар ВИЧ-инфекциянең килеп чыгуы, аның таралу юллары, авыруның билгеләре, аннан саклану чаралары турында сөйләделәр, буклетлар тараттылар. Аларның чыгышыннан ВИЧ-инфекция таралу ул – дөньякүләм политик, экономик, социаль проблема икәнлеге аңлашылды. Китапханәчеләр «Жизнь стоит того, чтобы жить» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырдылар. Аларның чыгышы «ВИЧ-инфекция – глобальная проблема человечества» презентациясе слайдларын карау белән үрелеп барды. Мероприятиедан соң 12 укучы китапханәгә язылып 14 китап һәм брошюра алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International