ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

5 декабрь конне Ботенроссия  иреклелэр коне унаеннан Сарман Аграр коллият  студентларына «Я-волонтер, истории неравнодушных» исемле социаль фильм курсэтелде.

 

 

 

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Сарманда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. 

 2018 нче елның 19 нчы ноябреннән 4 нче декабренә кадәр Сарман муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә  «# Юмарт сишәмбе» дигән хәйрия акциясе узды. Анда комплекслы үзәк хезмәткәрләре катнашты. Алар, үз мөмкинлекләренә карап, районыбыздагы социаль куркыныч дип саналган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә булышу йөзеннән, азык-төлек һәм көндәлек кирәк-яраклар сатып алу өчен акча җыйдылар. Әлеге акциянең максаты-аз керемле гаиләләр һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрнең проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, аларга ярдәм күрсәтү, ул гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларда игелеклелек һәм шәфкатьлелек тәрбияләү. Хәйрия акциясе 19 ноябрьдә башланды һәм бу вакыт эчендә күп акча җыелган иде. Бу акчага азык-төлек җыелмасы һәм көндәлек кирәк-яраклар сатып алыначак һәм «Кыш бабай капчыгы» акциясе белән бергә районның мохтаҗ гаиләләренә тапшырылачак.  Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең барлык хезмәткәрләренә бу акциядә катнашканнары очен зур рәхмәт белдерәбез.

           4 нче декабрь  көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, саләмәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен “Игелек кылып яшик” исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Сарман Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, Фәнис Яруллин турында фильм карадылар.

Ирек, Сосновая, Аклимә Мөхәммәтҗанов, Ринат Галиев, Җәлил бистәсе урамнарында газның икенче чираты эшли башлады.

Инвалидлар көне уңаеннан музейда Сарман гимназиясенең коррекцион сыйныфлары өчен  “Самовар янында” дип аталган чара узды.


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

"Математика атналыгы" кысаларында "Иң озын толым" бәйгесе узды. Анда мәктәпнең матур яртысы - 1-9 сыйныф укучы кызлары катнашты. Иң озын толым ияләре атналык йомгак ясау көнендә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәкләр.

Бөтен Россия хоккей көне

Үзәк китапханә хезмәткәрләре  “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белән берлектә “Игелек кылып яшик” дип исемләнгән игелек сәгате үткәрде. Кичә барышында китапханәчеләр авыр язмышка дучар булган күренекле кешеләр-Ф.Әмирхан, Ф.Яруллин, Г. Сәгыйров, О.Скороходова,Г.Соколовлар турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар. “Язмышларга буйсынмас җаннар” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

 3 нче декабрь  көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, саләмәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен “Нигез йорт” дип исемләнгән фильм күрсәтелде. Соңыннан уй-фикерләре, кичерешләре белән уртаклаштылар, бик кәнагать калдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International