Икенче ноябрь көнне Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбендә Россиякүләм "Зур Этнографик диктант" уздырылды. Сарманлыларның этнографик грамоталылыгы тикшерелде. Диктант язарга килүчеләр арасында җитәкчеләр, укытучылар, төрле һөнәр ияләре дә бар иде. Тест биремнәрен 45 минутта эшләү таләп ителде. Алар балл системамы буенча бәяләнәчәк.
2018 елның 2 ноябрендә Сарман муниципаль районының "Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлегендә Минзәлә елгасының яр буйларын җыештыру буенча экологик өмә узды.
“Волонтёр” иреклеләр оешмасының әйдәп баручылары “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләренә иреклеләр турында хәбәрдарлыкны арттыру, анын сыйфатын күтәрү максатыннан Игелек Дәресләре уздырдылар. Социаль хезмәткәләр эш барышында ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән даими очрашып торалар. Кеше хәленә керә белү һәм мохтаҗларга ярдәм итү - көндәлек тормышта һәрчак кирәк. Безгә мондый ярдәмгә мохтаҗ кешеләр гел очрап тора. Болар сәламәтлеккә туймаган, өлкән яшьтәге кешеләр булырга мөмкин. Шушы һәм башка мөһим мәсьәләләр хакында иреклеләр тәфсилләп сөйләделәр. Чара ахырында сөйләгәннәргә нәтиҗә ясадылар, сорауларга җаваплар бирделәр.

Кичә КПРФ фракциясе депутаты Юрий Синельщиков Сарманда эшлекле сәфәр белән булды.
2018 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү оешмасының актлар залында район партия активистларының Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару Комитеты рәисенең беренче урынбасары, Россия Федерациясенең атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты, прокуратураның мактаулы хезмәткәре, Мәскәү шәһәр педагогика университетының җинаять-хокук дисциплиналары кафедрасы доценты, 3 класслы юстиция Дәүләт Киңәшчесе Синельщиков Юрий Петрович белән очрашу узды. Синельщиков Ю. П. очрашудан соң гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.
2 ноябрь көнне Җәлил мәдәният йортында шигырь бәйрәме узды.
1 ноябрь Җәлил санаториендә Ак калфак фольклор ансамбле концерт куйды.
“ Сарман” кинотеатрында Туфан Миннулинныннын «Мулла» пьесасына нигезлэнеп тошерелгэн «Мулла» кинофильмы оешма – предприятияларга, шулай ук авыл мэдэният йортлары экраннарында курсэтуне дэвам итэ.
Истәлекле дата уңаеннан Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары тарафыннан "Балалар-балаларга" форматында мастер - класс оештырылды. Мастер класс балалар хәрәкәтенең дүрт юнәлешенә багышланган иде.