ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

Истәлекле дата уңаеннан Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары тарафыннан "Балалар-балаларга" форматында мастер - класс оештырылды. Мастер класс  балалар хәрәкәтенең дүрт юнәлешенә багышланган иде.

Табигать – илаhи көч ул. Ямьле җәйләрнең артыннан кыш килми, ә алтын көз килә.Көз – бер караганда, җылы, матур, икенче караганда, яңгырлы, суык, булса да, алтын ул!  Мул уңышлар алып килгән көз бәйрәмен Карашай-Саклау балалар бакчасы нәниләре бик зарыгып көтте. Конкурска тырышып әзерләнделәр.Әти-әниләр белән бергәләп, яшелчәләрдән төрле сыннар ясадылар. Сабыйлар бәйрәмгә җырлар ,биюләр, шигырьләр өйрәнделәр. Бәйрәмнең иң зур кунагы - Сөмбелә. Балалар Сөмбелә белән уеннар уйнадылар, биеделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

                  31 нче октябрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ВЛКСМның 100-еллыгы уңаеннан,  сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез шагыйрь-язучы Дамир Гарифуллин белән очрашты. Автор бүләккә китаплар өләште.                                                      

12 нче октябрь көнне Ләке авылы үзешчәннәре Сарман мәдәният йортында "Мәхәббәт дөньяны бизи"дигән темага  концерт куйдылар.


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

    "Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә Көзге каникуллар вакытында һәм I чирек нәтиҗәләре буенча хокук бозуларны профилактикалау буенча укучылар өчен линейка үткәрелде.

 

    29 нчы октябрь көнне "Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә Көзге бал бәйрәме үткәрелде. Анда укучылар җырладылар да, биеделәр дә, агач кашыкларда уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләрне белүдә белемнәрен күрсәттеләр һәм башка күп нәрсәләр белән көч сынаштылар. Конкурс программасы кызыклы һәм төрле иде. Программа ахырында жюри чыгыш ясаучыларга бәя бирде, төрле номинацияләр буенча дипломнар тапшырды. Кичә дискотека белән тәмамланды. Бу көзге бәйрәмдә булган һәркем күңелендә озак сакланыр.

Бүген 31 октябрь көнне Сарман урта мәктәбендә районыбызның белем бирү учрежденияләре җитәкчеләре, мәгариф бүлеге методистлары,специалистлары ГТО нормалары тапшырдылар. Алар үзләрен бик актив һәм әзерлекле итеп күрсәттеләр.

1 ноябрь  көнне Татарстан Республикасында томан булуы ихтимал.

Җәлил бистәсендә мәктәп укучыларының һәм яшь нефтьчеләрнең ветеран-нефтьчеләр белән очрашуы булып узды.

Буген «Сарман» кинотеатрына «Дулкын» бассейнына йозу тугэрэгенэ йоруче балалар  килделэр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International