ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

31 октябрь көнне мәдәният хезмәткәрләре Азалак авылында яшүче Җәүһәрия Касыймова белән әңгәмә үткәрделәр. Җәүһәрия апа репрессия корбаны булган туганы Гильметдин ага турында сөйләде

30 нчы октябрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен гомүм практика табибы Шайхлисламов Рафаэль Салихҗан улы  “Грипп һәм саклану чаралары” дип аталган лекция укыды. Сорауларга җавап бирде, тыңлаучылар кәнагать калды.

Җәлилдә үзара салым акчаларына эшләр бара.

Карашай-Саклау авыл җирлегендә кышкы чорга юлларны эзерлек эше башланды


30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Безнең район экоактивчылары яшьләрнең "Чиста булачак" экологик хәрәкәте эшенә 2018 нче ел өчен йомгак ясау буенча республика фестивалендә катнаштылар.

29 октябрь көнне район мәдәният йортында ВЛКСМның 100 еллык бәйрәме билгеләп үтелде. Кичәдә комсомол чоры турында истәлекләр яңартылды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев Ә.Ф. мәдәният өлкәсендә күп еллар хезмәт куйган райондашларыбызга ТР мәдәният министрлыгының Мактау кәгазьләрен. РФ Коммунистлар партиясенең район бүлеге җитәкчесе урынбасары Ульмаскулов К.Я. районыбызда комсомол оешмаларында хезмәт куйган ветераннарга комсомолның 100 еллыгы уңаеннан Почет орденнары тапшырды.

Комсомолның 100 еллыгы уңаеннан музей хезмәткәрләре тарафыннан комсомол тормышын яктырткан күргәзмә оештырылды.

Район мәдәният йортында 26 октябрь көнне – Күтәмәле, 29 октябрь көнне –Нөркәй авыл җирлекләре үзешчәннәренең концертлары булып узды.

29 октябрь көнне Комсомолның 100 еллыгына багышланган бәйрәм чарасында район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Бәйрәмгә “Комсомол-ялкынлы яшьлек” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде

29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Азалак авыл жирлегендә узара салым акчасына урам утларына ремонт ясалды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International