ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

27 октябрь көнне Мамадыш шәһәренең мәдәният сараенда Фәйзулла Туишев исемендәге III Республикакүләм  смотр-бәйгесенең йомгаклау туры һәм гала-концерты узды.

Җәлил мәктәпләрендә татарча диктант яздылар.

Музей  хезмәткәрләре Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укучылары өчен «Икмәк кадере»  дип аталган интерактив чара уздырдылар.

26 октябрь көнне район мәдәният йортында армия сафларына алынучы егетләрне озату кичәсе булып узды. Кичәне муниципаль район башлыгы урынбасары Гараева Г.Р. башлап җибәрде. Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Гасанов Д.Г., ветераннар советыннан Шакиров А.З., дин әһелләре – Илнур хәзрәт, Иеромонах хрисанф (Жарков); Әфган сугышы ветераннары Газизуллин Р.З., Асмандияров А.Х., яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Гаделшин И.Р. егетләргә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр. Яңа гына хезмәт итеп кайтып килүче Степанов Ленарның шушы бәйрәмгә туры килүе тагын да дулкынландыргыч мизгел булды. Кичә мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Бүген район үзәгендә “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең чираттагы конференциясе үткәрелде.

27 октябрьдә районның биш белем бирү учреждениесендә - Сарман һәм Җәлил гимназияләрендә, Сарман урта, Җәлил поселогының беренче һәм икенче мәктәпләрендә сарманлылар татарча диктант яздылар.

Чураш авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә - Россиянең атказанган укытучысы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, күп китаплар, популяр җырлар авторы Вәсимә Хәйруллинага 28 октябрьдә 75 яшь тула. Шушы уңайдан бүген Чураш авылы клубында аның иҗатына багышланган шигырь бәйрәме үткәрелде.

26 нчы октябрь көнне Казан филармониясенең концертлар залында  Комсомолның 100 еллыгы уңаеннан ветераннар арасында “Балкыш-Сияние” V Республика Фестиваленең гала-концерты узды.

Киңәшмә Карашай-Саклау авыл җирлегендә

27 нче октябрьдә бөтен дөнья татарча диктант язды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International