ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2018 ел
җомга

"Табигать искиткеч матур, аны  ярат  һәм сакла! "девизы астында оештырылган Петровка урта мәктәбендә "Ничек матур бу дөнья!" рәсемнәр күргәзмәсе бара.


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

24, 25 октябрьдә Татарстан Республикасы Үз йөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең Сарман районы буенча бүлеге башлыгы, Сарман районы авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре һәм «Агросила Групп» механизация бүлеге белгечләре белән берлектә, чәчү, туфрак эшкәртү һәм урып-җыю машиналарын саклауга куюны тикшерде. 

Бүген Мортыш-Тамак авылы тарихы музеенда Тынычлык Байрагы тапшыру тантанасы узды.

Бүген Сарманда районның кабул итү эвакуация пунктларын җәелдерү буенча чара узды.

Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен  хезмәт белән дәвалау күнекмәләре һәр җыен саен оештырыла. Бигрәк тә иске гәҗитләрдән үрелгән кәрҗиннәр күңелләренә хуш килә.                                                                                                              

Архив хезмәтенең 100-еллыгы уңаеннан Сарман муниципаль район Башкарма комитеты архив бүлеге иске фотолар җыю акциясен игълан итә.

  Юлда йөргәндә сак бул!

Архив хезмәтенең 100 еллык юбилее уңаеннан Сарман район Башкарма комитетынын архив булеге мөдире Г.Р. Солтангалиева Сарман уртабелем биру мәктәбендә 4а һәм 4б сыйныфы укучаларына “Сарман районының тарихы архив фотодокументларында” исемле сыйныф сәгатьләре уткәрде. Балалар районның 40-50 ел элек нинди булган, нинди үзгәрешләр кергән икәнлеген күрделәр. Тарих буенча сораулар бирделәр.

24 октябрь көнне мәктәбебездә Сарман районы прокуроры ярдәмчесе Рахматуллин Л.Р. укучылар белән очрашты.


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Күтәмәле балалар бакчасының мәктәпкәчә төркемендә  тәрбияләнүче  Файзрахманова Динә   “Мин Вәсимә Хәйруллина иҗатын яратам” исеме астында  “Сарман” газетасы уздырган бәйгедә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International