«Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе тиешле күчемсез милек объектларының хокуклы хуҗаларыннан күчемсез милек объектларының характеристикалары турында декларацияләр кабул итә.
27 октябрьдә Сарман муниципаль районында “Татарча диктант” акциясе уздырылды. Акция Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе, Сарман гимназиясе, Җәлил 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе, Җәлил 2нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе , Җәлил гимназиясе мәйданчыкларында үткәрелде. Барлыгы 385 кеше татарча диктант язды.
Үзара салым акчасына Азалак авылының урамнарына таш җәелде
Бүген Сарманда хәрби хезмәткә чакырылучы көне үткәрелде. Анда үзәк китапханә “Солдат- Ватан сакчысы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән катнашты.
25 нче октябрь көнне Ләшәү-Тамак мәктәбендә чираттагы мәктәп директорлары утырышы булып үтте. Ләшәү-Тамак мәктәп директоры Дәүләтов Р.С. улы капитальный ремонттан соң мәктәп тормышы,яшәеше белән таныштырды. Яшь укытучылар,укучылар туган телгә багышланган чара күрсәттеләр.
Мәдәният һәм ял итү оешмалары хезмәткәрләре өчен семинарның икенче көне
Бүген, Сарман районы Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда, армия хезмәтенә чакырылучылар көне уңаеннан, солдатка китүче егетләргә экскурсия оештырылды.
Гаилә һәм мәктәп үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, сәламәтлекләрен ныгытуда һәрвакыт мөһим роль уйнады. Әти – әниләрне тәрбия эшенә якынрак җәлеп итү, балаларга бердәм таләпләр системасы булдыру максатыннан Зур Нөркәй, Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә гомуми әти – әниләр җыелышлары булып узды. Аның эшендә балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Алиуллин Ф.Ф., юл хезмәте иминлегенең дәүләт инспекторы Хуснутдинов А.А., “Шафкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Мубаракшина Р.Г. катнаштылар һәм актуаль темаларга чыгышлар ясадылар. Әти – әниләрне кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.