“Сарман” кинотеатрында “Мулла ” нэфис фильмын курсэту дэвам итэ.
19 нчы октябрьдән 21нче октябрьгә кадәр Әлмәт шәһәрендә Россиядәге Европа яшьләр парламентының Өченче региональ сессиясе үтте.
22 октябрь көнне Казан шәһәренең “Пирамида” күңел ачу үзәгендә Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-конкурсның гала-концерты узды. Районыбыз данын яклап, бик күп бәйгеләрдә катнашкан Рүзилә Бадертдинова (җитәкчесе –Р.Хамидуллина) чыгыш ясады hәм Лауреат исеменә лаек булды. Рүзиләне котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади унышлар теләп калабыз!
Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, атналык район Советы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
2018 елның 15-21 октябрь көннәрендә районның гомуми белем бирү оешмаларында «Турникетларсыз атна» Бөтенроссия акциясе узды.
Чараның максаты булып яшүсмерләргә һәм яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү системасын формалаштыру торды.
19 октябрь көнне "Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә "Парламент, җәмгыять һәм мин" темасына багышланган парламент дәресе узды, анда тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәлиуллина Р. Х. Александровка авыл җирлеге депутаты белән берлектә укучыларга республика хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органының роле һәм бурычлары, иҗтимагый-сәяси тормышта катнашу ысуллары, безнең тормышта нинди зур роль уйнавы турында сөйләделәр.
17 нче октябрьдә Күтәмәле мәктәбендә "Законнар кая туа?" дип исемләнгән парламент дәресе үтте. Анда Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы, депутат Рөстәм Гәрәев катнашты.
18 нче октябрь көнне Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә җирле депутат Фатихов Ш.М. катнашында “Парламент, җәмгыять һәм мин” дип аталган парламент дәресе узды. Дәресне тарих һәм җәмгыять фәннәре укытучысы Сахбетдинов Р.М. үткәрде.
2018 елның 18 октябрендә Сарман гимназиясе базасында «Талант-шоу» муниципаль конкурсы узды («Музыка» номинациясе - башкару осталыгы).
Әлмәт шәһәренең “Юл хәрәкәт куркынычсызлыгы” ГБУ Сарман районы бүлекчәсе начальнигы Ситдикова А.Р. һәм ДПС ОГИБДД инспекторы Сафин Р.Р. катнашында Зур Нөркәй урта мәктәбендә викторина-уены үткәрелде. Уен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы саклау, юл буйларында һәм урамда узеңне дөрес тоту кагыйдәләрен пропогандалауга юнәлдерелгән иде. 4 нче сыйныф укучылары юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре буенча белемнәрен ныгыттылар. Юл йөрү кагыйдәләре...